16+

Татарстан мөфтие: "Без көрәшнең динебезнең бер өлеше икәнлеген аңлатырга тиеш..."

"Һәрберебез өчен көрәш – ул тормышның бер өлеше. Һәрберебез көрәшче. Безнең динебез кешене көрәш белән шөгыльләнергә өнди. Күпләр: “Сез дин әһелләре, сез намаз укыйсыз, ләкин көрәшәсез дә. Болар туры килми торган төшенчәләр”, – дип әйтә. Без көрәшнең динебезнең бер өлеше икәнлеген аңлатырга тиеш..."

Татарстан мөфтие: "Без көрәшнең динебезнең бер өлеше икәнлеген аңлатырга тиеш..."

"Һәрберебез өчен көрәш – ул тормышның бер өлеше. Һәрберебез көрәшче. Безнең динебез кешене көрәш белән шөгыльләнергә өнди. Күпләр: “Сез дин әһелләре, сез намаз укыйсыз, ләкин көрәшәсез дә. Болар туры килми торган төшенчәләр”, – дип әйтә. Без көрәшнең динебезнең бер өлеше икәнлеген аңлатырга тиеш..."

Узган ял көннәрендә Казанда көрәшнең грэпплинг төре буенча “Изге Рамазан Кубогы”на турнир гөрләде. Дүрт илдән – Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән килгән спортчыларны җыйган әлеге ачык һәм рәсми булмаган турнир беренче тапкыр үткәрелде. 

“Ак барс” Көрәш сарае иртәнге җидедән кичке унбергә хәтле тынып тормады. Бер көн үз эченә үлчәнүне дә, алышларны, ачылу белән ябылу тантанасын, финал ярышларын һәм бүләкләүне дә сыйдырган иде. Ачылыш тантанасы исә дога белән башланды. Гомумән, турнирның башыннан азагына кадәр дини мотивлар хөкем сөрде. Чөнки көрәш – ул Пәйгамбәребез сөннәте.

Турнирга багышланган матбугат конференциясендә дә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезнең кешене көрәшкә өндәвен белдерде. 
- Һәрберебез өчен көрәш – ул тормышның бер өлеше. Һәрберебез көрәшче. Безнең динебез кешене көрәш белән шөгыльләнергә өнди. Күпләр: “Сез дин әһелләре, сез намаз укыйсыз, ләкин көрәшәсез дә. Болар туры килми торган төшенчәләр”, – дип әйтә. Без көрәшнең динебезнең бер өлеше икәнлеген аңлатырга тиеш. Көрәшчеләрне күп еллар аерып йөрттеләр. Призлар да, бүләкләр дә, мөмкинлекләр дә аз булды. Авылдан килгән, тимер күтәреп үскән малайларның күп очракта көчләрен күрсәтергә мөмкинлекләре булмый. Мондый турнирлар безнең егетләребезне дә Кавказдагы кардәшләребезгә каршылык күрсәтерлек итеп үстерер дип ышанам. Милләтебезнең мәдәни кодын кире кайтару бу, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге турнир турында.

Грэпплингның киләчәге бармы?
Грэпплинг – ул көрәшнең бер төре. Грэпплинг та, самбо, дзюдо, джиу-джитсу, ирекле көрәштәге кебек ыргытудан тора, тик монда акцент авырттыру техникасы һәм көндәшне бирелергә мәҗбүр итүгә юнәлдерелгән. Башка көрәш төрләреннән, беренче чиратта, кием белән аерыла, чөнки грэпплингта киемгә тотынып булмый, билбау да, кимоно да юк. Грэпплингта тәнгә сылашып торган кием киеп көрәшәләр.

Көрәшнең грэпплинг төре Татарстанда әлегә киң үсеш алмаган. Яңа федерациянең дә, җитәкчелекнең дә теләге бер – республика спортчыларының да грэпплинг буенча зур уңышларга ирешүләре. Бу хыялны чынга ашырыр өчен җитди адым да эшләнелде: ачылыш тантанасында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов белән Дагыстанның спорт һәм физик культура министры Сажид Сажидов хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. 

“Белүебезчә, Дагыстан спортчыларына көрәш турнирларында тиңнәр юк. Әлеге килешү Татарстан спортчыларына тәҗрибә алу өчен дә, аларны Дагыстанга әзерлек үтәргә җибәрү өчен дә кирәк. Үзем көрәш юлын үткән кеше, эчке ягын әйбәт беләм. Федерация президенты буларак та, Татарстан Казан спортчылары ярышларда призлы урыннар яуласын өчен кирәкле бар нәрсәне дә эшләячәкмен. Безнең төп бурыч – республикада грэпплинг төрен үстерү һәм яшь буынны тәрбияләү”, – диде бу хакта Татарстан грэпплинг федерациясе президенты Радик Әбдерахманов. 

Татарстанда грэпплинг юнәлешенең үсешенә дә зур өлешне Радик Мөхәрләм улы кертә. Югары дәрәҗәгә күтәрик, призлы урыннар алыйк, турнирлар үткәрик дип янып йөрүчеләрнең дә башында ул. Кечкенәдән үк көрәшнең ирекле стиле белән шөгыльләнеп үскән, спорт остасы булган Радик Мөхәрләм улы ачылыш тантанасында үзенең тренеры Шиһапов Рәис Равил улына рәхмәтен дә белдерде. “Ул әле һаман да тренер булып эшли. Спортка керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде ул.

Шулай ук, матбугат конференциясендә Радик Әбдерахманов киләчәктә грэпплинг юнәлеше өчен аерым бина төзү уе турында да әйтте.  
-    Үзебезнең спорт сараен төзү бурычы да бар. Безнең спорт төре ислам белән бәйле, шуңа күрә мәчет белән берләштереп төзергә уйлыйбыз. Бәлки башка спорт төрләре белән берләштерербез, джиу-джитсу, мәсәлән. Уйда заманча, җайлы, матур көрәш сарае төзергә, – диде ул. 

Машина – Махачкалага 
Тәүге тапкыр уздырылучы “Изге Рамазан Кубогы”нда Махачкала, Мәскәү, Ставрополь, Нальчик, Новосибирск һәм Грозный егетләренә тиңнәр булмады. Төп приз машина иясе сигез үлчәү авырлыгында җиңү яулаган сигез спортчы арасында җирәбә рәвешендә ачыкланды. Машинага Махачкала шәһәреннн 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшкән Абдулаев Руслан ия булды. Җиңүчеләргә дип әзерләнгән башка бүләкләр дә саллы иде: үз үлчәү авырлыгында җиңгән көрәшчеләргә 12 iPhone бүләк ителде.

Энҗе Габдуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading