«Алга» комплексында Тукай районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә, муниципалитет данын яклап чыгыш ясаучы җыелма командалар да шөгыльләнә алачак. «Спорт мәктәбендә 11 торак пункттан килгән 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге меңгә якын бала шөгыльләнә», - дип искәртә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Комплекс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән республика максатчан программасы кысаларында сафка бастырылган.
Спорт корылмасын төзү эшләре быелның гыйнварында башланып, август ахырында төгәлләнгән. Мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил иткән спорт объектын сафка бастыру республика бюджетына 110 миллион сумга төшкән, дип яза районның «Светлый путь» газетасы. Киләчәктә комплекс базасында чаңгы трассасын булдыру да күздә тотыла, дип искәрткән иде районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев аны төзү барышында.
Шунысын да искәртик, Түбән Суыксу жирлеге – атаклы көрәшче Рәкыйп Хәмитовның туган җире. Шуңадыр да бу спорт төренә монда аерым игътибар бирелә. Авыл яшьләре элеккеге мәктәп бинасында үз көчләре белән тренажер залы булдырган. Яшь спортчылар белән тренер Раиф Нигъмәтуллин шөгыльләнә.
Комментарийлар