16+

Татарстанның бадминтон өметләре бер залга җыелды

21-22 ноябрьдә Казанның бадминтон үзәгендә 10 һәм 12 яшькә кадәргеләр арасында республика шәхси-команда беренчелегенә бәйге булды.

Татарстанның бадминтон өметләре бер залга җыелды

21-22 ноябрьдә Казанның бадминтон үзәгендә 10 һәм 12 яшькә кадәргеләр арасында республика шәхси-команда беренчелегенә бәйге булды.

Татарстанның бадминтон буенча федерациясенең баш тренеры Игорь Назаров таныштырганча, башта республиканың алты зонасында сайлап алу турлары уза. Анда 700 укучы катнашкан, ә инде зоналарда җиңгән 200гә якын малай белән кыз Казанга килгән.
 – Безнең мәктәптә 26 бала спортның бадминтон төре белән даими шөгыльләнә. Үзебездә һәм соңыннан Саба зонасында җиңгән 7 укучыбызны инде Казанга алып килдек. Башкалада чыгыш ясау үзе дәрәҗә, – ди Теләче районы Баландыш авылы мәктәбенең физкультура укытучысы-тренеры Алмаз Җаббаров.

 Бәйге барышында санитар таләпләргә нык игътибар бирелде.
– Коронавирус кешелектәге авырулар исемлегендә урын алды инде ул, шунлыктан пандемия шартларында яшәргә ияләшергә кирәк. Без төшенкелеккә бирелмибез, санитар таләпләрне үтибез. Битлек, кулларны антисептик белән эшкәртү мәҗбүри, температурасы булган бала уенда катнаштырылмый. Спорт белән шөгыльләнүне туктатырга ярамый, сәламәт һәм көчле организм авыруларга тиз генә бирешми. Без коронавирусны бадминтон таягы белән куалыйбыз, – ди баш тренер Игорь Назаров.

Беренчелекне Эмиль Исмәгыйлов (Түбән Кама), Екатерина Леонтьева, Матвей Андреяшин, Александра Херувимова, Виталина Кузьмина (Алексеевск районы), Ильмира Тимбакова, Клим Шпагонов (Казан), Алисә Хантимерова (Саба) яулады. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай шәһәрләре, шулай ук Алексеевск, Саба, Балык Бистәсе, Теләче районы җыелма командалары яхшы нәтиҗә күрсәтте.

ЦИТАТА
Спорт белән шөгыльләнүне туктатырга ярамый, сәламәт һәм көчле организм авыруларга тиз генә бирешми

Белешмә
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстанның бадминтон федерациясенең сайтыннан карарга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading