Шәһри Казан

«Татнефть» волейболчылары дөнья чемпионнары булды

Эшчеләр спорты Халыкара Конфедерациясенең ирләр арасында үткәрелгән дөнья чемпионатында «Татнефть» ААҖ волейбол командасы җиңү яулап, алтын медальгә лаек булды. Ярышлар Болгариядә спортның егерме төре буенча үткәрелде. «Татнефть» волейбол командасы составында компаниянең төрле тармакларында эшләүчеләр бар.

Реклама

Команданың капитаны «Җәлилнефть»тә спорт буенча инструктор булып эшләүче Алексей Дешин. Безнең волейболчылар Франция (3:1), Израиль (3:0), Белоруссия (3:1), Алжир (3:0) командаларыннан өстен булып, ярымфиналга чыктылар һәм Мексика командасын (3:0) исәбе белән җиңделәр. Чемпионатның финалында исә Россия исемен яклаучы «Татнефть» командасы икенче төркемдәге иң көчле командаларның берсе булган Эстония командасын җиңде.
«Ярышучылар профессионаллар түгел, ә буш вакытларында спортны үз итеп, волейбол белән шөгыльләнүчеләр», - ди «Татнефть» ААҖнең профсоюз комитеты җитәкчесе Гомәр Яруллин. - Шуңа күрә компаниядә эшләүчеләр өчен бу яңалык аеруча куанычлы».
Компания физкультура һәм спортның нефть чыккан төбәкләрдә югары үсештә булуы өчен зур тырышлык куя. Әледән-әле яңа спорт корылмалары төзелә, искеләре төзекләндерелә, физкультура сәламәтләндерү чаралары үткәрүдә зур ярдәм күрсәтелә. Халыкның үз иткән спорт төрләре шактый: хоккей, волейбол, көрәш, тау чаңгысында шуу, фигуралы шуу, ат спорты, каратэ, теннис, бокс, йөзү һ.б.
Компания җитәкчелеге, сәламәт тәндә сәламәт акыл, дигән гыйбарәне күп еллардан бирле берсеннән-берсе матур гамәлләр белән ныгытып килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: