16+

Түбәтәйле җиңү

13 сентябрьдә Казанга хоккей әйләнеп кайта: «Ак Барс» яңа сезонда үз бозында беренче матчын уздыра. Кунакка «Металлург» килә.

Түбәтәйле җиңү

13 сентябрьдә Казанга хоккей әйләнеп кайта: «Ак Барс» яңа сезонда үз бозында беренче матчын уздыра. Кунакка «Металлург» килә.

«Металлург» командасының үзгәрешләр кичергән вакыты: клуб җитәкчелеге баш тренер Йозеф Яндачны сезон башында ук отставкага озатып, әлеге вазифага команданы үз заманында Гагарин Кубогына китергән, соңгы вакытта эшсез калган Илья Воробьевны билгеләде. КХЛ тарихында иң кыска вакытлы отставка булды бу – Яндач даими чемпионатның 6нчы көнендә үк эшеннән алынды.

«Ак Барс»ның кәефе шәп: КХЛда 12нче сезонны уңышлы башладык. Хәзер инде старт матчында ЦСКАга оттыруны (2:3) гафу итәргә дә була кебек. Чөнки Дмитрий Квартальнов шәкертләре аннан соң Хельсинкида «Йокерит» командасын (5:2) тар-мар итте һәм Сочида «Сочи» хоккейчыларыннан өстен чыкты (6:3).
Әмма уңыштан баш әйләнергә тиеш түгел: остаз сүзләренчә, команданың уенында әле проблемалар да бар.

– Җиңү белән канәгатьбез. Икенче период хәлиткеч булды – голлар керттек һәм уенны җиңү белән төгәлли алдык, – диде команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов, «Йокерит»ны откач. – Җиңү сөендерсә дә, сораулар бар әле, – дип өстәде, Сочида уйнап алгач.

...«Ак Барс»та хәзер һәр җиңүдән соң иң яхшы уенчыга түбәтәй тапшыру гадәтен керттеләр. «Йокерит» белән уеннан соң, мәсәлән, «Ак Барс» социаль челтәрдә хоккейчыларның киенү-чишенү бүлмәсеннән видео урнаштырды. Анда Дмитрий Квартальнов сүз алып, уенчыларны котлады һәм матчның иң яхшы уенчысын билгеләп, Швеция капкачысы Адам Рейдеборнга түбәтәй тапшырды.

– Шәп эшләдек, – диде капкачы үзе. – Яхшы уен сезонда беренче җиңүгә китерде. Шулай дәвам итик.
Шулай дәвам иттеләр дә – «Сочи»га каршы уен нәтиҗәсе инде билгеле. Бу юлы түбәтәй Казанда беренче елын уйнаучы һөҗүмче Михаил Фисенкога тапшырылды. «Сезон башында ук түбәтәй кию сөенечле», – диде уенчы.

Йәгез әле, барыслар, түбәтәй өчен чиратта кем анда?! Казан җиңү көтә!

«Ак Барс»ның Казандагы уеннары
13 сентябрь. 19:00 «Ак Барс» – «Металлург»
16 сентябрь. 19:00 «Ак Барс» – «Северсталь»
19 сентябрь. 19:30 «Ак Барс» – «Нефтехимик»

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading