16+

Теләче командасы - Салават Фәтхетдинов призларына узган ярышларның җиңүчесе (җиңүчеләр исемлеге)

Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына традициягә әверелгән республика турнирының җиңүчеләре билгеле булды.

Бүген Теләченең «Батыр» спорткомплексында 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына бишенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 19 районыннан 24 команда 257яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Теләче - беренче, Актаныш - икенче, Кукмара - өченче, Арча дүртенче урыннарны яулады. Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнән Кубоклар, диплом һәм медальләр, башка бүләкләр  тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading