16+

Теләче Әлмәтне куып тотармы: Казанда авыл батырлары көрәшә

Бүген “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына республика турниры башланды.

Теләче Әлмәтне куып тотармы: Казанда авыл батырлары көрәшә

Бүген “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына республика турниры башланды.

Ярышларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов һәм башка рәсми затлар катнашты.

- Республикада көрәшебез яши, үсә, киңәя, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Әхмәтов. Ул көрәшебезнең һәм көрәшчеләребезнең ил күләмендәге уңышларына да тукталды, аерым алганда, Россиянең атказанган спорт остасы Раил Нургалиевның әле дә көрәшүен, иллегә якын Россиянең спорт остасы барлыгын искәртте. Шул ук вакытта үзе җитәкләгән федерациянең эшләп бетермәгән якларына да игътибар итте: “киләчәктә менә шушы залны тамашачылар белән тутыру юнәлешендә эшлисе булыр”.

Бәйгедә 50 команда, 300гә якын көрәшче бил алыша.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек призына узган турнир: фактлар һәм саннар:
 

Беренче чемпионнар – 1995 ел: Миннерахман Ваккасов (Кукмара, 55 кг), Рафак Хәлиуллин (Теләче, 60 кг), Вакыйф Тимербаев (Питрәч, 65 кг), Гомәр Гәрәев (Арча, 70 кг), Рафил Әхмәтханов (Арча, 75 кг), Владимир Николаев (Питрәч, 80 кг), Марсель Таһиров (Әтнә, 85 кг), Вил Усманов (Биектау, 90 кг), Рамил Җамалетдинов (Буа, 100 кг), Илдар Рафиков (авыр үлчәү, Балтач).

Былтыргы чемпионнар: Раббани Нургалиев (Актаныш), Динар Кәримуллин (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Зәй), Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә), Муса Галләмов (Теләче), Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама).

Рекордчы җиңүчеләр: турнирда Ильяс Галимов белән Илдар Аббасов – 8 мәртәбә чемпион булган. Аларны куып тотарга Илнар Әхмәтҗановка – 1, ә Раил Нургалиевка 2, Нәфис Миңнебаевка 3 җиңү җитми.

Командалар беренчелегендә Әлмәт 6 мәртәбә (2008, 2009, 2011, 2013, 2014, 2015) җиңү яулаган. Теләченең – 5 (1997, 2004, 2010, 2016, 2018), Балтачның – 4 (2000, 2001, 2003, 2005) җиңүе бар. Турнирда Арча (1995, 1999) белән Кукмара көрәшчеләре (1998, 2007) 2шәр тапкыр кубок отса, Балык Бистәсе (2002),  Актаныш (2006), Биектау (2012) һәм Зәй (2017) исәбендә 1әр җиңү.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading