16+

Теләчедә көрәшле Яңа ел могҗизасы

Ә сез Яңа ел могҗизасына ышанасызмы? Теләче районының көрәшче балалары һәм яшүсмерләре ышаныр, мөгаен. Ниһаять, бер елга якын диярлек сузылган тәнәфестән соң, көрәш келәменә чыктылар бит алар!

Теләчедә көрәшле Яңа ел могҗизасы

Ә сез Яңа ел могҗизасына ышанасызмы? Теләче районының көрәшче балалары һәм яшүсмерләре ышаныр, мөгаен. Ниһаять, бер елга якын диярлек сузылган тәнәфестән соң, көрәш келәменә чыктылар бит алар!

Теләчедә өченче тапкыр шушы төбәктән үсеп-чыккан танылган батыр, бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр, Татарстанның спорт остасы Расих Габдрахманов призларына көрәш бәйгесе узды. Теләчедә соңгы елларда яшьләр арасында көрәшне үстерү, башка спорт төрләренә караганда да популярлаштыру үзмаксат итеп куелган дисәм, бәлки ялгышмамын. Әнә, җырчы Салават та башка төбәкләргә барып турнир уздырмый бит, нәкъ менә шушы районда яшь көрәшчеләрне көрәштерә. Расих Габдрахманов та зурдан тотынып алып бара бу башлангычын. Узган ел әнә “Ак Барс” хоккейчысы Артем Лукояновны шушы турнирга алып кайтты. Алып кайту гына түгел, хоккейчыны келәмгә чакырып чыгарды да, сөлге тоттырды. Көрәшче белән хоккейчының бил алышуын төшергә видео ул вакытта ватсапларда да, ютубларда да популяр видеоларның берсенә әверелде.

Кызганыч, быел, алдан планлаштырган булсалар да, Лукоянов Теләчегә кайта алмады. “Ак Барс”ның соңгы уеннарының берсендә җәрәхәт алган икән. Алай да хоккейчыны Теләчедә күрергә өметләнәләр. Чөнки шушы көннәрдә үк биредә хоккей буенча аның призларына турнир узачак. Хоккейчы төп спонсор буларак чыгыш ясаячак.

Ә спонсорларны (хәзерге тел белән инвесторлар дип тә әйтергә буладыр) тарта белә икән Расих. Әнә, быел ярышка килгән 130дан артык балага үз турниры исеме белән Германиядә яшәүче немец дусты ярдәмендә ясалган футболкалар бүләк ителде. “Батыр” спорткомплексында бер үк футболкадан йөргән балаларны һәм яшьләрне күреп, башта аптырап та калган идем. Имәндә икән чикләвек. Ярышларны ачу тантанасында Теләче районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов үз исеменнән язылган Рәхмәт хатын да юллады да әле алман спонсорына. Рәхмәт хаты немец телендә язылган иде.

Расих туган ягына быел да үзе генә кайтмады. Беренчедән, танылган җырчы Гөлнара Тимерҗанованы ачу тантанасында чыгыш ясарга чакырган. “Сусаган идем җырлауга, рәхмәт сезгә”, диде Гөлнара да Теләчедә инде Хәлил Шәйхетдиновлар эшләгән чорлардагы чыгыш искә алып. Үзенең тренеры Марат Әхмәдиев, Вахитов районы командасы өчен чыгыш ясаган келәмдәшләре, Татарстандагы Дагыстан халыклары оешмасы җитәкчесе Шамиль Газиев һәм иң мәртәбәле кунакларның берсе – бокс буенча Европа чемпионы, Дагыстан егете Магомед Гаджиев та Теләчегә килгән иделәр. Танылган көрәшчеләрне, тренерларны, Европа, дөнья чемпионнарын күрү ярышка җыелган балалар һәм яшьләрнең күңелләренә кереп калырга тиеш дип уйлыйм.

Турнирның сәбәпчесе Расих Габдрахмановның үзен дә тыңлыйк әле:
-    Мондый ярышларны уздыру теләге күптән бар иде инде. Берзаман ниятләдек тә тотындык бу эшкә. Елдан-ел дәрәҗәсе дә үсә бара үзенең. Беренчены елны район яшьләре белән генә уздырдык, былтыр күрше-тирә районнар да килде. Быел тагын да масштаблырак ниятләр бар иде, билгеле сәбәпләр аркасында барлык теләкләр дә чынга ашмады. Шулай да, әнә Мари Иленнән дә, Казаннан да балалар килгән әле. Иң сөендергәне – районыбызның үз авылларыннан шуның кадәр баланың җыелуы. Киләсе елга, маскаларыбызны салып, яңадан җир җимертеп яши башларга телим, бәйгебезнең тагын да зуррак масштабта узасына өметләнәм.
...Шушы районының Сауш авылында туып-үскән Расих Габдрахманов мәктәп елларында көрәш белән мавыга башлый. Озын гына буйлы, гәүдәгә күпчелек яшьтәшләреннән калку булган егет шул вакытта ук районда җиңүчеләр арасына күтәрелә башлый. Бу уңайдан ярышларны тамаша кылырга кайткан ТР спорт министрының беренче урынбасары, ТР Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов заманында районның җыелма командасына авыр үлчәүдәге егетләрне эзли башлагач, Расихны табуларын да искә алды әле. Шулай итеп, яшьләр арасында Теләченең җыелма командасы составында да чыгыш ясый Расих. Казанга килгәч танылган остаз Марат Әхмәдиев кул астына килеп эләгә, уңышлары да шул тренер исеме белән бәйле. Иң зур җиңүе 2000 елга туры килә – республикакүләм ярышта легендар көрәшче Айрат Гилаевка гына оттырып, спорт остасы исемен яулый.

Ә ул арада көрәш тәмамланып, акрын гына чемпионнар, призерлар билгеле була башлады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ике үлчәүдә Муса Җәләлиев белән Ильяс Мараков җиңү яулады. Кем белә, әлеге ярышта чемпион исеменә лаек булган Айзат Гомәрев, Ибраһим Хәйретдинов, Камил Абдрафиев, Әмир Антонов, Ислам Зиябиев, Рамил Антонов, Ислам Ярмиев, Әнәс Галиуллин, Алмаз Хәйруллин, Булат Сөләйманов, Фәнил Сибгатуллин, Таһир Зарипов, Илнар Тимербаевларга якын киләчәктә Хәлил, Фидаил, Фәнур, Расих, Раил, Илдар, Азат, Динар, Ренас абыйларын алмаштырып, зур ярышларда Теләченең җиңүләр сериясен дәвам итәргә насыйп булыр әле. Бирсен Ходай! 

Радик Сабиров

Лилия Маракова, Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading