16+

Теннис уйный беләсеңме?

Казанның Теннис академиясендә журналистлар өчен махсус мастер-класслар күрсәттеләр. Чара әле күптән түгел генә узып киткән Халыкара спорт журналистлары көненә багышлап оештырылган иде.

Теннис уйный беләсеңме?

Казанның Теннис академиясендә журналистлар өчен махсус мастер-класслар күрсәттеләр. Чара әле күптән түгел генә узып киткән Халыкара спорт журналистлары көненә багышлап оештырылган иде.

Бүгенге көндә Казанның Теннис академиясе халык арасында бик тә популяр. Соңгы атнада гына да биредә меңнән артык кеше шөгыльләнгән. Академиянең баш инструкторы Сайлун Шакировның сүзләренә караганда, биредә бүгенге көндә шөгыльләнүчеләр арасында чын профессиональ уенчылар да, әле кулларына беренче тапкыр гына ракетка алучылар да бар.
Быелның җәй айларында академиядә иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр мәктәп укучылары да шөгыльләнә. Тагын шунысы уңайлы, бәяләр ул кадәр кыйммәт түгел, бер сәгать уйнау - 100 сум, ә инструктор белән берьюлы берничә кеше шөгыльләнсә - 150 сум. Ракетка һәм туплардан файдалану да бушка, үзең сатып ала башласаң, бер ракетканың бәясе 1200 сумнан башлана. Яшь талантларны барлау, булганнарын үстерү өчен биредә барлык шартларны да тудырырга тырышалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading