16+

Теннис йолдызы булсаң, шәхси самолетта гына очарсың

Теннис йолдызларының кортта һәм реклама контрактларында эшләгән миллионнары аларга сарай кадәр йортлар, иң кәттә автомобильләр сатып алу, зур төркемнәр белән сәяхәт итеп, дөньяның иң зиннәтле отельләрендә тукталудан тыш, дөнья буйлап сәфәрләрендә шәхси очкыч яллау мөмкинлеге дә бирә. Мәсәлән, Мария Шәрәпова Европа һәм Америка буйлап сәфәрләрендә шәхси самолетлардан файдалана. «Шундый мөмкинлегем...

Серб теннисчысы Новак Джокович елына 200 сәгать вакытын шәхси самолетларда очып үткәрә икән. «Шәхси самолет яллау уңайлылык ягыннан да, нәтиҗәлелек һәм сыйфат ягыннан да отышлы. Мин тиз һәм барлык уңайлыклар белән хәрәкәт итәргә яратам, аэропортларда очкыч көтеп күп вакыт сарыф итүне өнәмим. Бер ягы аеруча отышлы: мондый очкычта шәхси пространствоны беркем белән дә бүлешергә кирәк түгел.
Бүген инде карьерасын тәмамлаган мәшһүр Америка теннисчысы Андре Агассиның үзенең шәхси очкычы булуы мәгълүм. Аның бортына «Air Agassi» дип язылган. Агассиның ватандашы Пит Сампрасның: «Теннис миңа бик мәрхәмәтле булды - мин хәзер өйгә шәхси самолетта гына кайтам», - дигән сүзләрен дә күпләр хәтерлидер әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading