16+

«Тимер» Майк ныклы ихтыяр көче булмаудан җәфалана

Бокс легендасы Майк Тайсон боксчылар промоутеры буларак уздырган беренче матбугат очрашуында алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән үлем хәленә килеп җитүе хакында сенсацион белдерү ясаган. Күптән бокс рингыннан киткән спортчы бүген яшәү өчен чын мәгънәсендә көрәш алып баруын искәртә.

«Мин бик күп начар гамәлләр кылдым, моның өчен гафу үтенәм. Хәзер тормышымны үзгәртәсем, үзем дә үзгәрәсем, аек акыл белән яшисем килә. Мин үземне соң дәрәҗәдәге алкоголик, шуңа үлем чигендә торам дип саныйм. Ләкин бер дә үләсе килми», - дип белдергән ул.
47 яшьлек боксчы исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар коллыгыннан котылырга тели. Кызы үлгәннән соң, 2009 елда, Тайсон наркотикларны ташлавы турында рәсми хәбәр иткән иде. Бу юлы ул бөтен җәмәгатьчелекне алдавын танып, тоташ алты көн наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләр кабул итми яши алуын зур сынау бирүгә тиңли.
Әмма форумнарда фикер алышучылар арасында мондый «крокодил яшьләренә» ышанмаучылар шактый. Алар чын күңелдән тәүбә итүне Тайсонның популярлыгын күтәрү өчен әзерләнгән адым гына дип саный, өстәвенә Тайсон яңа проектлар ачып җибәрүен хәбәр итте. Аның тиздән ESPN каналында шәхси телешоуы экраннарга чыга башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading