Шәһри Казан

«Тимераякта узышуны культ дәрәҗәсенә җиткерү өчен, боз ареналары кирәк»

Россия спортчыларының Сочи Олимпиадасындагы триумфыннан соң, бик күп спорт төрләрендә бум башланды. Илнең төрле төбәкләрендә ата-аналарның фигуралы шуу, шорт-трек, тимераякта узышу секцияләрен «штурмлавы» турында әледән-әле ишетеп торабыз. Һәркайсы баласын киләчәктә Юлия Липницкая, Аделина Сотникова, Виктор Ан, Ольга Фаткулина итеп күрәсе килә.

Реклама

Мондый ажиотаж төбәкләрдә әлеге спорт төрләренең бүгенге хәлен дә көн үзәгенә чыгарды. Казанда фигуралы шуу мәктәбенең эшчәнлеге моңарчы да яхшы билгеле иде. Ә менә тимераякта узышу спорты күләгәдә кала килде. Форсаттан файдаланып, шушы бушлыкны тутыру нияте белән, Казанның Вахитов районындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә юл тоттым. Әңгәмәдәшем - директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталия Невмержицкая.
- Наталия Егоровна, белүемчә, тимераякта узышу спорты - сезнең мәктәпнең төп эш юнәлешләренең берсе. Бу секция кайчан ачылган иде?
- Казанда тимераякта узышучыларны тәрбияләүче аерым мәктәп эшләвен күпләр хәтерлидер. 9 нчы номерлы бу мәктәптә заманында мин үзем дә шөгыльләндем. Соңрак илдә спортның бу төренә игътибар кимегәч, юньле базасы да калмаган иде. Үзгәртеп корулардан соң, башкалада тимераякта узышчыларны әзерләүче мәктәп яшәүдән туктады. Аны аерым секция генә итеп калдырдылар да 2008 елның гыйнварыннан Вахитов районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә куштылар. Ә монда күнекмәләр уздырырга мөмкинлекләребез бар иде. Гомумән алганда, безнең бу комплекслы мәктәп санала, биредә тагын баскетбол, футбол, бокс, көрәш секцияләре эшли.
- Биредә балалар тимераякта узышуның классик төре белән генә шөгыльләнәме, әллә шорт-трек та бармы?
- Классик төр белән генә.
- Классик төр өчен овал формасындагы аерым корылма, зур мәйдан кирәк, диләр. «Хезмәт резервлары» стадионындагы шугалак моның өчен җитә дип уйлыйсызмы?
- Балаларның аякларын бозга ияләндерү, йөгерү техникасын кую өчен, гадәти шугалаклар да җитә, монда зур тизлек таләп ителми бит. «Хезмәт резервлары» стадионындагы шугалакта шөгыльләнү өчен, аерым вакыт каралган безгә: иртәнге 9дан унбергә кадәр, аннары өченче яртыдан кичке бишкә кадәр. Бу - боздагы тренировка. Калган вакытта балалар залда, тренажерларда шөгыльләнә. Җәен уку-күнекмә җыеннарын спорт лагерьларында уздыралар.
- Балаларны фигуралы шууга, гадәттә, 4 яшьтән бирә башлыйлар. Сезнең спортта да яшь критерие шулай укмы?
- Беренче сыйныфтан, ягъни 7 яшьтән кабул итә башлыйбыз. Гадәттә, әти-әниләр балаларын бераз соңрак китерә.
- Тимераякта узышуны фигуралы шуу, хоккей белән шөгыльләнеп алган малайлар-кызлар еш сайлый дип ишеткәнем бар. Бозга басып та карамаганнар сезгә эләгә аламы?
- Кайбер балалар, дөрестән дә, башка спорт төрләреннән килә. Футбол секциясенә, дип килеп, тимераякка язылган малайлар да булды. Икенчеләре баштан ук тимераякта узышу спортын сайлый. Килүчеләрнең барысына да шөгыльләнергә мөмкинлек бирәбез. Әгәр инде баланың алга таба спортчы булып китүенә өмет юк икән, андыйлар шөгыльләнүен махсус савыктыру төркемнәрендә дәвам итә. Иң мөһиме - теләк кенә булсын! Сер түгел, моңарчы секциягә балаларны җәлеп итү бик кыенлык белән барды. Тренерларыбыз, мәктәпләргә чыгып, аңлату эшләре үткәрә, Ачык ишекләр көне оештырып, балаларны шугалакка чакыра иде. Яшь буында кызыксынуның түбән булуы әлеге спорт төренең илдә популярлыгы төшүдән иде. Телевизион трансляцияләр дә булмады. Шөкер, соңгы берничә елда Россиядә тимераякта узышу спорты яңарыш кичерә. Сочи Олимпиадасы бу процессны тагын да тизләтергә охшаган. Олимпиададан соң кызыксынып шалтыратучы ата-аналар саны шулкадәр артты ки, хәтта тренерлар шок хәлендә калды.
- Хәзер сезнең секциядә ничә кеше шөгыльләнә, тренерларны кайдан җәлеп итәсез?
- Бу уку елында тимераякта узышу секциясендә 12 төркемдә 152 бала шөгыльләнә, күпчелеге - малайлар. Штатта 6 укытучы-тренер санала. Хәзер аларга ярдәмгә Физкультура, спорт һәм туристлык буенча Идел буе дәүләт академиясе студентларының - элекке шәкертләребезнең килә башлавы сөендерә. Олимпия резервы училищесыннан килүчеләр дә бар.
- Кайсы укучыларыгызны аерым билгеләп үтә аласыз? Республика һәм Россия күләмендәге чараларда шәкертләрегез нинди уңышлары белән сөендерә?
- Элекке шәкертләребез арасында күп тапкырлар республика, Идел буе федераль округы, Россия беренчелекләрендә призлы урыннар яулаган спорт мастеры Ангелина Кадыйрованы аерым атап үтәсем килә. Бүген ул Идел буе академиясенең беренче курсында белем ала. Гомумән алганда, безнең шәкертләр, мәктәп укучылары Спартакиадаларында, шәһәр һәм республика беренчелекләрендә актив катнашып, даими рәвештә призлы урыннар яулап килә. Шулай да бик үк сөенеп бетә алмыйбыз, чөнки көндәшлек юк. Безнең секцияне Казанда әлеге спорт төре буенча бердәнбер дияргә була. Татарстан буенча да бармак белән генә санарлык. Яшел Үзәндә, Чаллыда, Кайбычта секцияләр эшли. Ә үсү, камилләшү өчен көчле көндәшлек бик кирәк.
- Татарстанның үз җыелма командасы бармы?
- Әйе, бар. Бу уку елында аның составында безнең 22 укучы санала. Шулай да, Россия беренчелеге дәрәҗәсендә лаеклы чыгыш ясар өчен үсәргә дә үсәргә кирәк әле безгә.
- Моның өчен бүген нәрсә җитми?
- Бу спорт төрен культ дәрәҗәсенә җиткерү өчен, боз ареналары кирәк. Ачык һавадагы шугалаклар ноябрь башларында балаларны кабул итәргә әзер була. Тик ел дәвамында тимераякта шөгыльләнү өчен, ябык боз мәйданнары кирәк. Әлегә без, җәйге чорда вакыт бирүләрен сорап, Спорт сараена, «Ватан» спорт комплексына мөрәҗәгать итәбез, рәхмәт, сүзне тыңлыйлар. Башкалада мондый ябык боз мәйданнары җитәрлек хәзер, алар яшь спортчылар өчен үтемле булсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: