16+

Төньяк башкала хоккейчылары хәтер яңарта

27 гыйнварда петербурглылар Ленинград камалышы өзелүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Блокада шәһәр тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында да иң фаҗигале сәхифә булгандыр, мөгаен. 872 көнгә сузылган камалыш чорында Ленинградның үзендә һәм аның тирә-юнендә 3200 торак хәрабәгә әйләнә, 9000 агач йорт яндырыла, 840 фабрика һәм завод җимерелә. Бу коточкыч...

Ленинград камалышы өзелүнең 70 еллыгын Санкт-Петербург хоккейчылары үзләренчә билгеләп үтәргә булган. СКА уенчылары гыйнвар аендагы барлык матчларын «Ленинград» дип язылган ретро-формада үткәрә. «Без шәһәр тарихындагы бу мөһим датаны билгеләп үтүдән читтә кала алмыйбыз, традицияләрне һәрвакыт саклыйбыз. 1946 елда шәһәрдә хоккей клубына нигез салучыларның күбесе - кулларына корал тотып Ленинградны саклаган сугышчылар. Үткәннән башка киләчәкнең булмавын аңлап, каһарманнар алдында тагын бер кат баш иябез», диелә клубның рәсми сайтында.
СКА хоккейчылары ретро-форманың ике вариантын әзерләгән: берсе - үз бозындагы, икенчесе - читтәге уеннар өчен.
Сүз уңаеннан, эксклюзив форма киеп, «Ак Барс»ка каршы уздырган беренче уен мәйдан хуҗаларына җиңү китерде. Моңа кадәр читтә уздырган очрашулар сериясе Төньяк башкала хоккейчылары өчен уңышсыз тәмамланган иде. Ленинградлыларның тиңдәшсез батырлыгын хәтердә яңарту СКАга тагын да зуррак җаваплылык өстәгән, күрәсең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading