16+

Триатлон иң акылсыз спорт төре?!

Спорттагы бер җиңү дә җиңел генә яуланмый. Спортчының һәр уңышы артында аның югалган балачагы, авыр физик нагрузкалардан торган көндәлек физик күнекмәләр, җыеннар, ярышлар ята. Шулай да шушы авыр хезмәтләр арасында тагын да авырраклары очрый. Сәламәтлеккә куркыныч тудыручы экстремаль спорт төрләре хакында узган саннарның берсендә сөйләгән идек инде. Бу юлы «ШК»...

Триатлон иң акылсыз спорт төре?!

Спорттагы бер җиңү дә җиңел генә яуланмый. Спортчының һәр уңышы артында аның югалган балачагы, авыр физик нагрузкалардан торган көндәлек физик күнекмәләр, җыеннар, ярышлар ята. Шулай да шушы авыр хезмәтләр арасында тагын да авырраклары очрый. Сәламәтлеккә куркыныч тудыручы экстремаль спорт төрләре хакында узган саннарның берсендә сөйләгән идек инде. Бу юлы «ШК»...


Пауэрлифтинг һәм бодибилдингҺәркемне көнләштерерлек мускул үстерү яки рекордлы авырлыктагы штанга, гер күтәрергә өйрәнү һәр атлетка авыр хезмәт аша гына бирелә. Дөрес, нәтиҗәгә тизрәк ирешү өчен кайчак спортчылар допинг белән анаболик стероидларны кулланудан да баш тартмый. Организмга югары нагрузкалар бирә торган спорт белән шөгыльләнү өстенә нәтиҗәне тизләтәм дип препаратлар куллану спортчы организмына үтергеч тәэсир ясый. Кызганыч, спортта мондый мисалларны шактый очратырга була. «Тиресез кеше» кушаматын йөрткән бодибилдер Андреас Мюнцер 31 яшендә шундый препаратлар куллану нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен 19 сәгать көрәшә, тик нәтиҗәсе генә булмый. Пауэрлифтинг буенча тугыз тапкыр дөнья чемпионы, 54 дөнья рекорды куйган, 100дән артык ярышларда җиңү яулаган Ларри Пацификоның исә берничә инфаркт кичерүе мәгълүм. Пауэрлифтинг спортның Олимпия төренә кермәсә дә, допинг скандалларына иң бай спорт төре санала. Дөрес, бүген Допингка каршы Россия агентлыгы бу өлкәдә тикшерүләрне һәм җәзага тартуларны тагын да катгыйландырды. Шулай да бу өлкәдән допинг афәте тулысынча китте дип сөенергә иртәрәк. Олимпка менү өчен үз сәламәтлеген корбан итәргә әзер спортчылар хәзер дә җитәрлек.
Триатлон
Әлеге спорт төренә хас булган гаҗәеп зур нагрузкалар энтузиастларны куркытмый. «Әгәр дә Ходай безгә марафонны кешеләр аннан да акылсызрак спорт төрен уйлап тапмасын өчен җибәргән булса, триатлон Ходайның үзен дә гаҗәпкә калдыргандыр», - дигән бер триатлончы. Әлеге форматтагы ярышларда катнашучыларны «Тимер кеше» дип атаулары юкка гына түгел. Бу спорт төренең классик дистанциясе 3,86 кмга йөзүне, 180 км аралыкны велосипедта узышуны һәм 42,195 км арага йөгерүне үз эченә ала. Мондый авырлыкны үтеп чыгу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Мексикада триатлон турнирын 10 көнгә бүлеп уздыралар. Аның дистанцияләре дә классик ярышларга караганда 10 тапкырга озынрак була!!!
Мондый ярышларда бары профессиональ спортчылар гына катнаша. Алар да әле финишка тулы составта килеп җитә алмый.
Марафон
Озын дистанцияләргә югары тизлектә үз гомерендә бер генә тапкыр йөгереп караган кеше дә моның никадәр авыр икәнен төшенер. Спортчы марафончылар да дистанцияне үтеп финишка килеп җиткәндә бөтенләй хәлсез калган була. Шуңа да экстра-класслы атлетлар елына күп дигәндә ике-өч марафонда гына катнаша. Ярышлар күбрәк булганда, аларның организмнары тулысынча ял итә алмаячак.
Әлеге спорт төрендә бәхетсезлек очраклары еш кына организмга сыеклык җитмәүдән яки киресенчә артык су эчүдән килеп чыга. Сусауны басар өчен чама белми сыеклык эчкәндә, кандагы натрий микъдары нормадан күпкә арта, нәтиҗә буларак спортчының башы әйләнә, коса, комага китеп хәтта үләргә дә мөмкин икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading