16+

Трибунадан кимсеткән өчен – 800 мең

Мәскәүнең «Спартак» футбол командасы үз җанатарларын судка бирергә җыена. РФПЛның юридик бүлеге башлыгы Б.Ларин әйтүенчә, «Спартак» «Алания» сакчысы Акес Дакостаны кимсеткән җанатарларны судка бирә ала. Әлеге күңелсез хәл премьер-лиганың 30 нчы туры уены вакытында була. Җанатарларының кимсетүле сүзләр кычкырганы өчен «Спартак» - 100 мең, пиротехника өчен 200 мең штраф түләгән....

Мәскәүнең «Спартак» футбол командасы үз җанатарларын судка бирергә җыена. РФПЛның юридик бүлеге башлыгы Б.Ларин әйтүенчә, «Спартак» «Алания» сакчысы Акес Дакостаны кимсеткән җанатарларны судка бирә ала. Әлеге күңелсез хәл премьер-лиганың 30 нчы туры уены вакытында була. Җанатарларының кимсетүле сүзләр кычкырганы өчен «Спартак» - 100 мең, пиротехника өчен 200 мең штраф түләгән. Моннан тыш раса нигезендә булган кимсетү өчен клуб 500 мең штрафка тартылган.
Дакостаны кимсеткән җанатарларның шәхесләре ачыкланган. «Спартак» клубы түләнгән штрафны әлеге җанатарлардан компенсацияләү эшен карый.
«Рубин» 1,1 миллион сумнан артык штраф түләгән
Казан командасының быелгы сезонда түләгән штрафлар суммасы 1,1 млн сумнан артып китә. Премьер-лига командаларының гомуми штрафлары күләме 32 миллионнан күбрәк. Беренче өчлектә - «Спартак» (6570000), «Зенит» (4960000), ЦСКА (3720000) командалары. Бу исемлектә Казан командасы тугызынчы баскычта тора. Уналты команда арасыннан бишесенең штраф күләме бер миллионнан азрак, иң аз «тәртип бозучы» - «Краснодар» командасы, ул бары тик 90 мең сум штрафка тартылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading