Совет, Россия хоккее һәм НХЛ «йолдызы», заманында «Русская ракета» исемен йөрткән талантлы хоккейчы Павел Буре турында соңгы елларда матбугатта бик саран мәгълүматлар күренде. Моннан берничә ел элек аның татар кызын яр итеп сайлавы, өйләнүе турында хәбәрләр булып алган иде, шуннан соң ул-бу ишетелмәде. Баксаң, Павел гаиләсе белән Америкада яши һәм...
Скопировать ссылку
Совет, Россия хоккее һәм НХЛ «йолдызы», заманында «Русская ракета» исемен йөрткән талантлы хоккейчы Павел Буре турында соңгы елларда матбугатта бик саран мәгълүматлар күренде. Моннан берничә ел элек аның татар кызын яр итеп сайлавы, өйләнүе турында хәбәрләр булып алган иде, шуннан соң ул-бу ишетелмәде. Баксаң, Павел гаиләсе белән Америкада яши һәм...
Совет, Россия хоккее һәм НХЛ «йолдызы», заманында «Русская ракета» исемен йөрткән талантлы хоккейчы Павел Буре турында соңгы елларда матбугатта бик саран мәгълүматлар күренде. Моннан берничә ел элек аның татар кызын яр итеп сайлавы, өйләнүе турында хәбәрләр булып алган иде, шуннан соң ул-бу ишетелмәде. Баксаң, Павел гаиләсе белән Америкада яши һәм тыныч кына гаилә бизнесын алып бара икән. Бу ел башында Мәскәүгә ил хоккее юбилеена багышланган чараларда катнашырга кайткан Павелны янәдән хоккей дөньясына кайтырга «кодаладылар». Буре туган клубы ЦСКА ның яңа президенты булырга мөмкин, күптән түгел бу посттан үз теләге белән киткән Вячеслав Фетисовның алмашчысы буларак нәкъ менә ул карала дигән мәгълүматлар бар. Дөрес, әлегә Павел моны үзе расламый да, кире дә какмый.
«Әлегә моны шәрехли алмыйм. Туган клубымдагы хәлләр, яңалыклар белән кызыксынып, танышып барам. Беләсезме, без ЦСКАда хоккейчы буларак үскән һәм шөгыльләнгән заманнарда ул бит легендар клуб, ә Санкт-Петербургның СКА командасы безнең кече туганыбыз гына иде. Ә хәзер бу ике команда рольләрен алмашты. Инде СКА ЦСКА өчен өлкән агайга әйләнде. Үзәк армиячеләр клубында, кызганыч, проблемалар шактый. Ләкин мин легендар клубның әлеге кыенлыкларны узачагына ышанам. Бу вакыт эше генә. Клубның элеккеге традицияләрен һәм данын кайтару өчен, барысын да эшләрләр дип уйлыйм», - дип белдергән иде ул бер әңгәмәсе вакытында.
Үзәк басмалар ЦСКА акционерларының клубның җитәкчелек составына Павел Бурены кертү мөмкинлеген каравын хәбәр итә. Буре клубның генераль менеджеры булырга мөмкин дигән вариант та карала. Хәтерләсәгез, 2006 елда Туринда узган кышкы Олимпиадада Павел хоккей буенча ил җыелма командасының генераль менеджеры булган иде инде.
Комментарийлар