16+

Тугыз пермьле Казанны «алды»

Россия Премьер-лигасының 11 нче тур кысаларында «Рубин» үз кырында Пермьнең «Амкар»ын кабул итте. Корбан Бердыев җитәкләгән командага бу юлы уңыш елмаймады - кунаклар, бер гол исәбенә җиңеп, Казаннан өч очко алып киттеләр.

Тугыз пермьле Казанны «алды»

Россия Премьер-лигасының 11 нче тур кысаларында «Рубин» үз кырында Пермьнең «Амкар»ын кабул итте. Корбан Бердыев җитәкләгән командага бу юлы уңыш елмаймады - кунаклар, бер гол исәбенә җиңеп, Казаннан өч очко алып киттеләр.

«Амкар»ның өлкән тренеры Хуҗин уен алдыннан: «Казан белән Пермь - күптәнге көндәшләр. Бүген миңа Бердыев алдында имтихан тотасы була, ул - Премьер-лигада иң көчле белгеч. Уен киеренке, әмма кызык булачак», - дип белдергән иде. Ул шулай ук җанатаралар арасында дуслык булмавына да кайгыруын, әлеге киеренкелекне бетерү өчен әллә нәрсәләр эшләргә әзер икәнен искәртте.
Уен, чынлап та, киеренке узды. Казан командасы, Европа Лигасында чираттагы 3 очкосын алганнан соң, әллә бераз тынычланган, әллә әзерлек җитеп бетмәгән. Әлеге уенда бердәнбер тупны 3 нче минутта ук Игнатович Рыжков капкасына юллады. Матчның калган өлешендә казанлыларның исәпне үзгәртергә мөмкинлекләре күп булса да, берсен дә файдалана алмадылар. Өстәвенә кунаклар уен ахырына тугызау гына калды. Пеев, җәрәхәтләнү сәбәпле, уенны дәвам итә алмады, бу вакытка инде бөтен алмашулар да тәмамланган иде. Өстәмә вакытта «Амкар»ның тагын бер уенчысы - Сираков та уеннан чыгарылды. Әмма казанлыларга бу да ярдәм итмәде, алар исәпне үзгәртә алмады.
Бу турдан соң «Рубин» 18 очко белән сигезенче урында кала бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading