16+

Туплы хоккей осталары безнең олимпиячеләрне җиңүләргә рухландыра

Туплы хоккей буенча Россия җыелма командасы икенче ел рәттән дөнья чемпионы булды. Иркутскидагы финал матчы нәкъ узган елгы сценарийны кабатлады - безнең хоккейчыларга бу юлы да алтын медаль өчен көрәштә шведларга каршы уйнарга туры килде.

Евгений Иванушкинның 67 нче минутта керткән тубы россиялеләргә җиңү китерде. Ә менә шведларның исәпне тигезләү өчен пенальти кертү мөмкинлеге булса да, алар моннан файдалана алмады. Уен 3:2 исәбенә безнекеләр файдасына тәмамланды. Россия командасыннан туплар шулай ук Петр Захаров белән Сергей Ломанов исәбендә. Шунысы игътибарга лаек: быелгы дөнья беренчелегенең бронза призеры да узган елгы кебек, ул - Казахстан командасы.
Россиялеләрнең бу җиңүенә казанлылар да саллы өлеш кертте. Ил җыелма командасы данын «Динамо-Казан» клубының ике уенчысы Сергей Шабуров белән Алексей Бушуев яклады. Команданың генераль менеджеры исә Татарстанда туплы хоккейны үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, «Динамо-Казан»ның шәрәфле президенты Дмитрий Самаренкин. «Узган ел Швециядәге дөнья чемпионатында командабызның хаталанырга хокукы булса, үз тамашачыбыз алдында үткән быелгы чемпионатта безнең моңа хокукыбыз юк иде. Бу җиңү безгә Сочи Олимпиадасы башланыр алдыннан яулануы белән аеруча кадерле. Россия җыелма командасының әлеге уңышы безнең олимпиячеләрне яңа уңышларга рухландырыр», - дигән ышаныч белдерә генераль менеджер.
Туплы хоккей буенча дөнья чемпионатын киләсе елда кабат Россия - бу юлы инде Хабаровск кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading