Шәһри Казан

Тылың ныкмы, «Ак Барс»?

Яхшы капкачы - команданың ярты уңышы, диләр. «Ак Барс»ның горурланырлыгы бар: яшь голкипер Эмиль Гарипов, даими чемпионат нәтиҗәләре буенча, Казан клубының гына түгел, КХЛның да иң ышанычлы капкачысы дип танылды. Эмиль ышанычлылык коэффициенты буенча да, капкага ыргытылган алкаларны кире кайтару күрсәткече буенча да коллегаларыннан бер башка өстен чыкты. Хәзер Гариповка,...

Реклама

Яхшы капкачы - команданың ярты уңышы, диләр. «Ак Барс»ның горурланырлыгы бар: яшь голкипер Эмиль Гарипов, даими чемпионат нәтиҗәләре буенча, Казан клубының гына түгел, КХЛның да иң ышанычлы капкачысы дип танылды. Эмиль ышанычлылык коэффициенты буенча да, капкага ыргытылган алкаларны кире кайтару күрсәткече буенча да коллегаларыннан бер башка өстен чыкты.
Хәзер Гариповка, бу уңышын онытып, барысын да яңадан башларга кирәк булачак. Плей-офф этабында аз гына ялгышлыкның да бәһасе бик югары булырга мөмкин.
Көнбатыш конференция командалары Гагарин Кубогы өчен көрәшне бүген башлый. Көнчыгыш өчен боздагы кызу баталияләр иртәгә старт ала. «Ак Барс»ның бу этаптагы көндәше - Новосибирскиның «Себер» командасы. Серия теге яки бу команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: