16+

"Ул - минем чемпион!": Искәндәр Мортазин кәләшле булган!

Бүгенге татар көрәше йолдызларыннан берсе Искәндәр Мортазин һәм аның сөйгәне Рузилә никах укыткан. Танышулары да гадәти булмаган аларның.

"Ул - минем чемпион!": Искәндәр Мортазин кәләшле булган!

Бүгенге татар көрәше йолдызларыннан берсе Искәндәр Мортазин һәм аның сөйгәне Рузилә никах укыткан. Танышулары да гадәти булмаган аларның.

Искәндәр белән Рузилә Инстаграмда танышкан. Яшь парларның мәхәббәт тарихы турында "ШК" хәбәрчесенә Рузилә сөйләде.

- Инстаграмда таныштык без. Искәндәр миңа, танышырга теләптер инде, "йокла" дип язган иде дә, төне буе язышып чыктык шунда. Бер айдан соң күрештек, шуннан мәхәббәтебез башланды да инде. 30 декабрь иде ул. Шул беренче килүендә бер кило мандарин алып килде. Бер ел да дүрт ай очраштык без. Тәкъдимне исә минем туган көнемдә ясады. Бөтен туганнар-дуслар җыелган кичтә Искәндәр, "минем белән тормыш итәргә әзерме син?" дип сорады. Мин "әйе" дигәнемне сизми дә калдым, - дип, елмаеп искә ала ул көннәрне Рузилә.

- Аның көрәшен бик яратып карыйм. Бер генә көрәш ярышын да калдырганым юк. Ул бит - минем чемпион! (бу урында Рузилә бәлки "ул бит минем - чемпион!" дип әйтергә теләгәндер бәлки, ләкин бу очракта без аның ягына бастык "минем чемпион" матуррак яңгырый:)). Көрәшне яратуым очраклы түгел, чөнки әтием дә, бабаем да көрәшче иде. Әтием, танылган көрәшче булмаса да, авылларда абсолют батыр булып кала иде. Көрәшне ярату бәләкәй вакыттан канга кереп калды.

Никахыбыз Чаллыда, минем туган ягымда узды. Киләчәктә, Алла боерса, Казанга күчәргә исәпләп торабыз. Туебыз, бар да әйбәт булса, сентябрьдә узачак.

Көнләшәсеңме дигәннән, һәрбер хатын-кыз сөйгәнен кемгә дә булса да көнлидер инде ул. Ләкин безнең арада бер-беребезгә ышану һәм хөрмәт бар.

P.s.: Искәндәр белән Рузиләне шәхсән үзем дә котлыйм. Искәндәр Мортазин дигән булачак чемпион егетне аның мәктәптә укыган чакларыннан - Татарстанның Беренче Президенты призларына узучы ярышлардан беләм. Үҗәтлеге, җир җимертеп көрәшергә сәләте шул чакларда ук күренеп тора иде. Әти-әнисе дә менә дигән. Әнисе Гөлнара апаны бөтен көрәш җәмәгатьчелеге белә дисәм дә, ялгыш булмастыр.

Бәхетле булыгыз, яшьләр!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading