16+

"Улым, догаларыңны укып тор, абыең көрәштә җиңеп кайтсын"

"Ахшамны укып чыктым, берзаман абый кайтып керде. Медаль, 1нче урынны алган" - дини эчтәлектәге җырлар башкаручы Ильяс Халиков тормышындагы мөһим бер вакыйга турында искә алган.

"Улым, догаларыңны укып тор, абыең көрәштә җиңеп кайтсын"

"Ахшамны укып чыктым, берзаман абый кайтып керде. Медаль, 1нче урынны алган" - дини эчтәлектәге җырлар башкаручы Ильяс Халиков тормышындагы мөһим бер вакыйга турында искә алган.

"Акчарлак" газетасына биргән әңгәмәсендә дини эчтәлектәге җырлар башкаручы, спортчы Ильяс Халиков үзенең намазга баскан чакларын искә алган.

- Әнинең әнисе - әбинең һәр көнне намаз укыганын күреп үстем. Әкренләп аның белән намаз укы башладым. 1997 елның декабрендә Ислам исемле бертуган абыем көрәш буенча Татарстан чемпионатында катнашырга китте. Әби миңа: "Улым, догаларыңны укып тор, абыең көрәштә җиңеп кайтсын", - дип дога кылырга кушты. Ул көнне мин назамның бишесен дә укыйм әле дип, иртәдән бирле ахшамга кадәр укыдым. Ахшамны укып чыктым, берзаман абый кайтып керде. Медаль, 1нче урынны алган! Бу минем өчен шаккаткыч хәл булды. Чаллы командасы көрәшчеләре дә керде безнең өйгә. Ул вакытта миңа 14-15 яшь. Мин үзем дә көрәштем. Көрәшкән вакытта җиңәсе килә. Шуңа күрә башка бүлмәгә чыгып, Коръән аятьләре укып утыра идем. Аннары залга кереп китәм дә, уң аяк белән матага чыгам. Көрәшә башлагач, догалар укыйм. Үзем көрәшәм, үзем дога укыйм. Җиңә идем. Аллаһка шөкер, яшьләр арасында Татарстан буенча 2 тапкыр республика чемпионы булдым...

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасында укырга мөмкин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading