16+

"УНИКС"та кемнәр калыр?

Казанның УНИКС командасы алты уенчы белән аерылышырга карар кылган.

"УНИКС"та кемнәр калыр?

Казанның УНИКС командасы алты уенчы белән аерылышырга карар кылган.

Элджин Кук, Реймар Морган, Хаукур Палссон и Андрей Кощеев, Алекс Тайс һәм Валерий Лиходей белән килешүләр озайтылмаган. Клуб президенты Евгений Богачёв команданың лидеры булып саналган Эрик Макколу белән яңа килешү турында сөйләшүләре хакында җиткерде. Уенчы хезмәт хакының кимүенә дә риза икән. Әлегә исә Казанга Павел Антипов әйләнеп кайтты. 28 яшьлек уенчы белән бер елга килешү төзелгән.

Пандемия сәбәпле вакытыннан алда тәмамланган сезонда УНИКС ВТБ Бердәм лигасында дүртенче урынны яулады, Европа Кубогында исә үз төркемендә икенче урында урнашып, топ-16га чыккан иде.

Фото: http://Ksp.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading