Шәһри Казан

Универсиада уты – Чаллыда

Бүген Универсиада-2013 уты Чаллы шәһәренә килеп җитте. Аны биредә башкарма комитет җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов кабул итеп алды.

Реклама

Җәйге уеннар утының маршруты Муса Җәлил проспектыннан башланып, Яр Чаллы, Тынычлык, Халыклар дуслыгы проспектлары аша узып, «КамАЗ»ның элеккеге йөк төяү портына килеп җитәчәк. Аннан соң ул су акваториясе аша шәһәрнең Набережная мәйданына килеп чыгачак. Биредә чаллылылар Яшьләр көнен билгеләп уза. Универсиада уты шушында шәһәр мэры Васил Шәйхразиев кулына тапшырылачак. Бәйрәм чарасы салют белән 22.00 сәгатьтә тәмамланачак.
28 июнь - Кукмара, Саба, Балтач, Арча
29 июнь - Әтнә, Биектау, Питрәч
30 июнь - Теләче, Лаеш
1 июль - Алексеевск, Базарлы Матак, Болгар
2 июль - Тәтеш, Чүпрәле, Буа
3 июль - Апас, Кайбыч, Кама Тамагы
4 июль - Югары Ослан, Яшел Үзән
6 июль - Казан.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: