16+

Универсиададан соң тормыш яки ярышлар парады дәвам итә

Узган ел Казанны гөрләтеп алган җәйге Универсиада инде тарихта калды. Татарстан башкаласының хәзер төп игътибары судагы спорт төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионатларын әзерләүгә юнәлгән.

Универсиададан соң тормыш яки ярышлар парады дәвам итә

Узган ел Казанны гөрләтеп алган җәйге Универсиада инде тарихта калды. Татарстан башкаласының хәзер төп игътибары судагы спорт төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионатларын әзерләүгә юнәлгән.

Аларга әле беркадәр вакыт бар, беренчесе - киләсе елда, икенчесе 2018 елда узачак. Ләкин бу шәһәребез шушы вакытка кадәр зур ярышлардан ял итеп тора, дигән сүз түгел. Быел җәй башкалабызда чын мәгънәсендә кызу булачак. Мәртәбәле спорт ярышлары парады инде бу чәршәмбедә үк старт алды - Гимнастика үзәгендә 35 илдән җыелган 212 спортчы катнашында бадминтон буенча Европа беренчелеге бара.
Бадминтончылар якшәмбе көнне эстафетаны синхрон йөзүчеләргә тапшырачак. Россия беренчелеге 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек кысаларындагы тест ярышлары буларак уйланылган. Судагы спорт төрләре сараенда 3 көн дәвам итәчәк ярышларда илебезнең 15 төбәгеннән 300 спортчы катнашуы көтелә. Казан турнирында Россиянең иң көчле синхронистларын күрәчәгебезгә шик юк, чөнки ул быел августта Берлинда узачак Европа беренчелегенә сайлап алу этабы да.
Июнь аенда чират авыр атлетика осталарына җитәчәк. 20-28 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында әлеге спорт төре буенча юниорлар арасында дөнья беренчелеге узарга тиеш. 50 илдән килгән 400 спортчы арасында медальләрнең 15 комплекты уйнатылачак.
Шулай да Казанда мәртәбәле спорт ярышларының иң кызган мәле июльгә туры киләчәк. Бу айда Татарстан башкаласында берьюлы берничә халыкара турнир планлаштырылган.
15-23 июль көннәрендә Теннис академиясе фехтование буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә җыена. 17-20 июльдә Казанда, Россия тарихында тәүге тапкыр, «Фейр Плэй» халыкара комитетының спорт, сәясәт, һ.б. өлкәләрдә премияләрен тапшыру тантанасы узачак. Аның кысаларында халыкара, милли Олимпия комитетлары вәкилләре, спорт журналистлары, арбитрлар катнашында конгресс та оештырыла.
23-27 июль көннәрендә Казан җиңел атлетика осталарын Россия чемпионатына җыя. Катнашучылар арасында Лондон Олимпиадасы триумфаторлары Иван Ухов белән Анна Чичерованы да күрербез дигән өмет бар.
Август ае быел казанлылар хәтеренә мавыктыргыч спорт төре - хай-дайвинг ярышлары белән уелып калачак. Дөньяның иң көчле 36 спортчысы 20 һәм 27 метр биеклектән суга сикерүдә ярашачак. Дөнья кубогы ярышы ачык һавада - Казансу ярында узачак. Сентябрьдә Казан нәфис гимнастика буенча дөнья кубогы этабын, ноябрьдә кыска сулыкта йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итә.
Ярышларны оештыру белән «Казан-2013» Башкарма дирекциясе шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Азат Кадыйров журналистларга хәбәр иткәнчә, оешма хәзер «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» дип аталачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading