16+

Упкын читендә

20 мартта «Татнефть-Арена»да Гагарин Кубогы кысаларында үткән матчта Казанның «Ак Барс» хоккей командасы, Чиләбе «Трактор»ына оттырып, мөшкел хәлгә төште.

Упкын читендә

20 мартта «Татнефть-Арена»да Гагарин Кубогы кысаларында үткән матчта Казанның «Ак Барс» хоккей командасы, Чиләбе «Трактор»ына оттырып, мөшкел хәлгә төште.


Беренче периодта алга чапкан Владимир Крикунов шәкертләре икенче-өченче периодта шактый арыган кебек күренде. «Трактор»чы Евгений Кузнецов беренче голын 13 нче минутта бер уенчыга өстенлекне файдаланып, Петри Веханен капкасына алка шудырды. Өченче периодта 44 нче минутта Бурдасов исәпне 0:2 итте. Авыр хәлдә калган казанлы Евгений Бодров 47 нче минутта бер уенчыга өстенлектән файдаланып гол кертте. Лапенков исә 52 нче минутта исәпне тигезләде - 2:2. Тик нигәдер Владимир Крикунов уенчыларына исәпне сакларга тырышырга кушкан. Һөҗүм итә белеп һөҗүм иткән Валерий Белоусов командасы вәкиле Петри Кантиола 58 нче минутта исәпне кунаклар файдасына 2:3 итте. Матч бетәргә 35 секунд кала капкачы урынына алтынчы уенчыны чыгару да «барс»ларга ярдәм итмәде. Шулай итеп, казанлылар упкын читендә калды. Гагарин Кубогы ярышларыннан төшеп калу өчен «Ак Барс»ка бер оттыру да җитә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading