16+

«Урын бер генә була»

Үткән җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә Азнакайның Боз сараенда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте. Ачылышта спортчыларны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТРның билбау көрәше федерациясе рәисе Марат Әхмәтов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Ярышларда барлыгы 26 команда көч сынашты. Хөкемдарлар арасында җәйге Универсиадада спортның...

Үткән җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә Азнакайның Боз сараенда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте. Ачылышта спортчыларны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТРның билбау көрәше федерациясе рәисе Марат Әхмәтов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Ярышларда барлыгы 26 команда көч сынашты. Хөкемдарлар арасында җәйге Универсиадада спортның әлеге төре буенча хезмәт күрсәткән Алмаз Заһретдинов, Азат Әхәтов, Илшат Шәйдуллиннарны да, шунда ук җиңү яулаган Илдар Гыйниятуллинны да күрергә була иде.
- Азнакайдагы Татарстан чемпионаты бик югары дәрәҗәдә үтте. Хөкемдарларга дәгъвалар да, травмалар да булмады. Кабул итүче як буларак, азнакайлылар бик яхшы әзерләнгәннәр. Урыннарга килсәк, минем принцип шундый: урын бер генә була. Ул - беренче урын. Аның өчен көрәшергә кирәк. Егетләр дә, кызлар да нык тырышты. Классик стильдә Сергей Чернов, Азат Нурмөхәммәтов, Ирик Юсупов, Тимур Миннеханов, Илнур Кариев, Раил Нургалиев, Илдар Аббасов, ирекле стильдә көрәшкән Алена Кулагина, Гөлия Хәбибуллина, Ангелина Федрова, Екатерина Бусова, Елена Михайлова, егетләрдән Габдеҗәлил Сөләйманов, Рамил Синякаев, Реназ Кәлимуллин, Заман Эльбеков, Динар Шәфигуллин, Алексей Журавлев, Илфат Гыймадиевларны җиңүләре белән котлыйбыз, - ди чемпионатның баш хөкемдары халыкара категорияле хөкемдар, билбау көрәше буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Минхалит Гыйльманов.
Команда беренчелегенә килсәк, беренче өчлекне Мамадыш, Азнакай, Чаллы командалары бүлеште. Җиңүчеләр медальләр, дипломнар һәм Азнакай осталары җитештергән сувенирлар белән бүләкләнде. Азнакайда җиңү яулаган көрәшчеләр 23-25 сентябрьдә Владикавказда Россия беренчелегенә узачак ярышларда катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading