16+

Ут Казанга Яңа ел алдыннан киләчәк

Әле кайчан гына дөнья буйлап Универсиада уты сәяхәт иткән иде. Аның, илебез һәм республикабыз районнары буйлап йөри-йөри, Казаныбызга килеп җитүен түземсезлек белән көттек, каршыларга урамнарга чыгып тезелдек. Бусы кызу җәй көннәрендә булды. Ә салкын кышны җылыту вазифасы исә 2014 елда Сочида узачак Олимпиада утына йөкләтелгән икән. Ул Казанга Яңа ел...

Әле кайчан гына дөнья буйлап Универсиада уты сәяхәт иткән иде. Аның, илебез һәм республикабыз районнары буйлап йөри-йөри, Казаныбызга килеп җитүен түземсезлек белән көттек, каршыларга урамнарга чыгып тезелдек. Бусы кызу җәй көннәрендә булды. Ә салкын кышны җылыту вазифасы исә 2014 елда Сочида узачак Олимпиада утына йөкләтелгән икән. Ул Казанга Яңа ел алдыннан килеп җитеп, безгә икеләтә бәйрәм ясарга җыена.
Казан Олимпиада утын якынча 30-31 декабрь көннәрендә каршылар дип фаразлана. Ул безгә Йошкар-Оладан киләчәк. Факел йөртүчеләрнең берсе исә Россия олимпия комитетының генераль секретаре Марат Бариев булачак. «Сочи-2014» Олимпия уты эстафетасы кышкы Олимпия уеннары тарихында иң озын һәм масштаблысы булыр дип көтелә. 2013 елның 7 октябрендә башланып киткән эстафета нәкъ 4 айдан - Олимпиада ачылышы көнендә, ягъни 7 февральдә Сочида тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading