16+

Утсыз төтен генәме?

Күптән түгел Россия миллиардеры, «Челси» хуҗасы Роман Абрамовичтан ФБР сорау алган, ул Россиягә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын кабул итү хокукын алып бирү белән бәйле коррупцион җәнҗалда гаепләнә, дигән хәбәрләр дөнья күргән иде.

Утсыз төтен генәме?

Күптән түгел Россия миллиардеры, «Челси» хуҗасы Роман Абрамовичтан ФБР сорау алган, ул Россиягә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын кабул итү хокукын алып бирү белән бәйле коррупцион җәнҗалда гаепләнә, дигән хәбәрләр дөнья күргән иде.

Озак та үтмәде моның дөреслеккә туры килмәвен шәрехләгән мәкаләләр күренә башлады. Абрамовичның вәкиле Джон Манн бернинди дә сораштыру булмады дип раслый, адвокат Добровинскийның дөрес хәбәр бирмәвенә ишарәли. Андрей Добровинский исә элегрәк ФБР вәкилләренең Абрамовичтан Россиянең ни рәвешле мундиальне кабул итү хокукын алуы хакында сораштыруын җиткергән иде. Әле 2009 елның декабрендә үк миллиардерның Россия заявкасына акча салачагы, «Челси» хуҗасының ярдәме белән заявка кампаниясенең 24 млн фунтка кадәр артачагы хакында хәбәр ителгән иде. «Россия-2018» оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин заявка кампаниясе тирәсендәге гайбәтләргә колак салырга кирәкми, без аны гадел үткәрдек, дигән фикердә. «Абрамовичтан сорау алуларының ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен раслый алмыйм. Мәгълүмат чараларының Россиянең заявка кампаниясе тирәсендә куерткан сафсаталарына җавап итеп болай гына әйтә алам: безнең оят булырлык берни эшләгәнебез юк, кампанияне гадел уздырдык, беркемне дә сатып алу ихтыяҗы булмады. ФИФА җитәкчелеге дә моны таный», - ди ул. Оештыру комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, имеш-мимешләргә игътибар бирмичә хәзер төп көчне чемпионатны югары дәрәҗәдә уздыру өчен әзерлеккә бирергә кирәк. Ул оештыру эшләрендәге ике төп нәрсәне атап узды. Аның берсе мундиаль белән бәйле инфраструктураны үстерү булса, икенчесе - дөнья чемпионаты турында федераль закон кабул итү. Канун Дәүләт Думасында беренче укылыштан узган, хәзер аңа тәкъдимнәрне исәпкә алып, төзәтмәләр кертелә. Документ җәйгә тулаем кабул ителергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading