16+

Уйнап туйгач өйләнергә дә була

Хоккей сезоны тәмам һәм уенчылар җәйге ялда. «Ак Барс»ның яшь хоккейчылары - сакчы В.Токранов һәм һөҗүмче А.Лукоянов күптән түгел генә гаиләле булдылар. Бу ике спортчы «Ак Барс»ка Әлмәтнең «Нефтяник» командасыннан килгән иде. Токранов З.Билалетдинов вакытында ук уйный башлап, ике тапкыр Россия чемпионы булу бәхетенә иреште. Лукоянов исә узган сезонда нәтиҗәле...

Узган атнада шулай ук «Салават Юлаев» һөҗүмчесе И.Мусатов та «башлы-күзле» булды. Аның хатыны - нәфис гимнастика буенча олимпия чемпионы, 22 яшьлек Е.Канаева. Игорь аңа Олимпиада-2012 тәмамлануга ук тәкъдим ясаган булган.
Шул ук көнне СКАның 25 яшьлек һөҗүмчесе И.Макаров (танылган хоккейчы С.Макаровның улы) шоу-бизнес вәкиле Л.Кудрявцева белән никахлашты. Билгеле телетапшырулар алып баручы Кудрявцева үзенең иреннән 17 яшькә өлкәнрәк.
Дөньяда, шул исәптән Россиядә, танылган спортчыларның бер-берсе белән никахлашуы сирәк күренеш түгел. Узган ел Казанның «Динамо» волейбол командасы һөҗүмчесе Леся Махно танылган гандболчы Е.Евдокимовка кияүгә чыккан иде.
Тагын бер волейбол йолдызы - Мәскәү «Динамо»сы уенчысы Н.Гончарова һәм олимпия чемпионы А.Обмочаев 2012 елда гөрләтеп туй уздырганнар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading