16+

Вил Усманов: "Сабантуйларда көрәшчеләр бераз бүләкләр дә җыеп ала, гаиләнең матди хәле өчен монысы да кирәк бит"

Әти: ”Яз җиткәч, йөрәк җилкенә”, - дип әйтә торган иде. Хәзер олыгая төштек инде, Сабантуй мәйданнарында бил алышкан юк. Ләкин, әтинеке төсле йөрәк җилкенә, барыбер дә.

Быел, коронавирус пандемиясе сәбәпле, массакүләм чаралар туктатып торылды яки кичектерелде. Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй да әлегә сорау астында, үткәрү-үткәрелмәве билгесез.

Татарстанның халык артисты Вил Усмановның фикерләре белән кызыксындык.

- Баулыдагы Сабан туенда 17 яшемдә батыр калган идем. Шуннан башлап, төрле елларда 15 тапкыр Сабантуй батыры булдым. Әтием Нургали дә көрәшче иде бит минем, аның истәлегенә районыбызда милли көрәш бәйгесе оештырып килдек. Әти: ”Яз җиткәч, йөрәк җилкенә”, - дип әйтә торган иде. Хәзер олыгая төштек инде, Сабантуй мәйданнарында бил алышкан юк. Ләкин, әтинеке төсле йөрәк җилкенә, барыбер дә. Яшь көрәшчеләрнеке - спортчыларныкы тагын да ярсый. Сабантуйларда көрәшчеләр бераз бүләкләр дә җыеп ала, гаиләнең матди хәле өчен монысы да кирәк бит инде аның.

Санитар-эпидемия шартлар мөмкинлек бирсә, быел Сабан туйларын августта- Татарстан Республикасы көне бәйрәме тирәләрендә оештырсалар да һич начар булмас дип уйлыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading