16+

Волонтерлар саны арта

Быел Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер булырга теләүчеләрнең саны 23 927 кешегә җиткән.

Волонтерлар саны арта

Быел Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер булырга теләүчеләрнең саны 23 927 кешегә җиткән.

Оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре командасына керергә теләүчеләр 2014 елның 20 сентябреннән 2015 елның 1 гыйнварына кадәр чемпионатның рәсми сайтына үз заявкаларын җибәргән.

Быелның апреленә кандидатлар арасыннан волонтерлар командасы формалаштырылачак. Командага Татарстаннан һәм волонтерлык программасының 20 партнер-төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән булган 2500 волонтер керәчәк.

Фото: www.izvestiaur.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading