Шәһри Казан

Яңа елга менә дигән бүләк

2015 елда Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына билетлар инде сатуга да чыкты. Билетларның иң кыйммәте 3000 сум торачак.

«Татмедиа» агентлыгында узган чираттагы матбугат очрашуы киләсе елга бездә үтәчәк Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына билетлар сата башлауга багышланган иде.

Нәкъ менә Универсиада көннәрендәге кебек үк Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына алган билетлар да бәйге үтәсе көндә җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирәчәк. Гомумән, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов дөнья чемпионатын оештыруда 2013 елда узган ярышларның уңай һәм кимчелекле якларын истә тотылачагын искәртте.

2013 елда гамәлдә булган ваучерлар системасы хәзер бөтенләй дә булмаячак. Паспорт яки башка документлар да кирәкми.
Ярышларны тамаша кылырга теләгән һәркем инде бүгеннән КАССИР.РУ билетлар операторының www.ticketkazan2015.com яки дөнья чемпионатының www.kazan2015.com рәсми сайтларында теркәлеп, принтерда чыгара ала. Су спорт төрләре буенча ярышларга үзеңнең принтерыңда чыгарган билет кәгазьләре күрсәтеп тә керергә мөмкин. Теләгән кеше исә аларны рәсми бланктагы чын билетка алмаштыра алачак. Тикет-офислар исә, ягъни билет кассалары «Казан-Арена»да, «Корстон»да һәм Үзәк стадионда урнаша. Соңрак кассалар республиканың башка шәһәрләрендә дә эшли башлаячак.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров белдергәнчә, дөнья чемпионатына барлыгы 500 меңнән артык билет сатылуы күздә тотыла. Билетларны 50 сумнан алып 3000 сумга кадәр бәягә алырга була. Дөрес, әлегә йөзү (100 сумнан 1000 сумга кадәр), ачык суда йөзү (800 сум), ватерпол (50 сумнан 1500 сумга кадәр) һәм хай-дайвинг ярышларына билет алырга мөмкин (күрәбез, иң кыйммәтле бәяләр хай-дайвингка). Синхрон йөзү һәм суга сикерү бәйгеләренә исә агымдагы елның декабрендә Катарда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатыннан соң гына алып булачак.

«Татнефть-Арена»да узачак ярышларны ачу һәм ябу тантаналарына исә билетлар шулай ук декабрьдә генә чыгачак. Алары бары тик оригиналь бланкта гына булачак. Дөрес, әлегә бәяләре билгеле түгел.

Кыскасы, вакытында һәм уңайлы шартларда 2015 елның иң әһәмиятле спорт ярышларына билетлар алып калырга ашыгырга киңәш итәбез. Азат Кадыйров әнә бик үзенчәлекле алым тәкъдим итә: «Якыннарыгызга, туганнарыгызга Яңа елга нәрсә алыйм икән дип баш ватмагыз. Дөнья чемпионатына билет иң әйбәт бүләк булачак», - ди.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: