16+

Яңа сезонга – кубок белән

Казанда тәүге тапкыр уздырылган Чемпионнар кубогы турнирында боз хуҗаларына тиңнәр булмады. Дмитрий Квартальнов шәкертләре Гагарин кубогы ияләре арасында уздырылган беренче сезон алды турнирының җиңүчесе булып танылды. Турнир Казанда үткәрелде. “Ак Барс” хоккейчылары якшәмбе көнне узган финалда “Металлург” командасыннан өстен чыкты – 4:3.

Яңа сезонга – кубок белән

Казанда тәүге тапкыр уздырылган Чемпионнар кубогы турнирында боз хуҗаларына тиңнәр булмады. Дмитрий Квартальнов шәкертләре Гагарин кубогы ияләре арасында уздырылган беренче сезон алды турнирының җиңүчесе булып танылды. Турнир Казанда үткәрелде. “Ак Барс” хоккейчылары якшәмбе көнне узган финалда “Металлург” командасыннан өстен чыкты – 4:3.

Вакыты шундый
2 сентябрьдә КХЛда яңа сезон старт ала. Әмма сезон алды турнирлары гына быел башкачарак рухта уза. Чөнки вакыты шундый. Коронавирус дигәннәре хоккейны да читләп узмый.

Әле ике атна элек кенә Магнитогорскида узган сезон алды турнирында катнашканнан соң “Сибирь” командасының 11 хоккейчысы чирләве турында билгеле булды. Соңрак шул ук турнирда булган икенче бер команда – “Автомобилист”та да чирләүчеләр пәйда булуы хакында әйтелде. Моңа кадәр ЦСКА, “Авангард” һәм “Спартак” хоккейчыларында да коронавирус ачыкланган иде.
“Ак Барс” үзе дә Мәскәүдә узарга тиешле “Динамо” һәм ЦСКА командалары белән иптәшләрчә уенга барып тормады. Әлеге карарны уенчыларның сәламәтлеге беренче планда тору белән бәйләп аңлаттылар.
...Казандагы “Танеко Чемпионнар кубогы” менә шундый шартларда үтте. Турнирга Гагарин кубогын яулаган барлык командалар чакырылса да, гамәлдәге чемпион – ЦСКА белән Мәскәү “Динамо”сы Казанга килмәде.  

“Җиңәсе килә”
“Ак Барс” барлык 4 уенда да җиңү яулады: СКА (5:2), ике тапкыр – “Металлург” (3:1 һәм 4:3), шулай ук “Салават Юлаев” командасын (4:3 Б) отты.
– Җәйге уеннар да бозда шуу өчен генә түгел. Кем генә булса да, минем һәрчак җиңәсе килә, – дигән иде Дмитрий Квартальнов бер уеннан соң матчларның киеренке баруы хакында сүз чыккач.
Тәүге тапкыр уздырылган турнирда СКА белән “Салават Юлаев” та катнашты. Бронза – “Салават Юлаев”та, Санкт-Петербург хоккейчылары 4нче булды.
Турнирның иң яхшы уенчысы – 20 яшьлек Артем Галимов (“Ак Барс”). Турнирда ул 6 (3+3) очко җыйды. “Ак Барс” клубының генераль менеджеры Рафик Якубов аны НХЛның булачак йолдызы дип тә атады.
– Әлеге сүзләрне ничек аңлатырга да белмим, – дигән бу уңайдан Артем үзе. – Киләчәктә НХЛга китү хыялы булса да, әлегә монда ныгырга кирәк. Йолдызлык чире, дисезме? Үзем дә куркам. Эшләргә кирәк, бар да тәртиптә булыр.

Командага ышанабыз
Рафик Якубов турнир барышында клуб телевидениесе эфирында алдагы сезонда Гагарин кубогы өчен көрәштә төп фаворитларны да атады.
– Көнбатышта Гагарин кубогына ЦСКА, СКА, “Динамо” һәм “Локомотив” дәгъва кыла. Безнең конференциядә “Металлург” шактый көчәйде. Һәрвакыттагыча, “Авангард”та безнең төп көндәш. Безне инде алдан ук Гагарин кубогы финалына озаталар. Әмма алай мактанмыйбыз. “Салават Юлаев”, “Металлург” кебек командалар бар. Бу – хоккей һәм анда төре хәл булырга мөмкин. Командага ышанабыз, – диде Якубов.
Әлеге фикерне турнирдан соң узган матбугат очрашуында баш тренер да куәтләде.
– Күпләр фаворитлар турында сөйләргә ярата. Тарих алдан сөйләүнең урынсыз булуын исбатлый. Басым бар, әлбәттә. Әмма без җирдә тыныч басып торабыз, таләпләрне яхшы аңлыйбыз – диде Дмитрий Квартальнов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading