16+

Яңа тренер «вакансияләре» ачылырмы?

КХЛда яңа сезон старт алганнан соң 2 атна гына узуга карамастан, бүген үк теге яки бу команданың ничек уйнавы, кайсы тренерның үз вазифаларын ни дәрәҗәдә башкаруы хакында бераз гына нәтиҗә ясарга була. Билгеле булганча, һәр сезон башында командаларның составыннан тыш күп кенә клубларда тренерлар штабы да сизелерлек үзгәрә. Элеккеге заманнарда...

Яңа тренер «вакансияләре» ачылырмы?

КХЛда яңа сезон старт алганнан соң 2 атна гына узуга карамастан, бүген үк теге яки бу команданың ничек уйнавы, кайсы тренерның үз вазифаларын ни дәрәҗәдә башкаруы хакында бераз гына нәтиҗә ясарга була. Билгеле булганча, һәр сезон башында командаларның составыннан тыш күп кенә клубларда тренерлар штабы да сизелерлек үзгәрә. Элеккеге заманнарда...

Узган ел «Ак Барс»ны чак кына тезләндерми калган В.Крикунов быел «Барыс» командасын җитәкли. Сезон башыннан бирле Казахстанның төп командасы бары тик бер тапкыр гына җиңүгә ирешкән. Узган ел нәтиҗәле чыгыш ясаган уенчылар, ни сәбәпледер, яңа тренер җитәкчелегендә уңышка ирешә алмыйлар әле. Тренер сүзләренә ышансаң, һөҗүмчеләр кертмәгән, сакчылар сакламаган - кыскасы, бар да гаепле, бары тик Крикунов кына гаепле түгел. Узган ел бу сүзләрне казанлылар җиңелгән саен ишетеп ятлап бетергән идек. Әмма Казан командасыннан аермалы буларак, «Барыс»та Крикунов озаграк торачак - 2014 елга хәтле, чөнки аның Казахстан командасын Сочи Олимпиадасына әзерлисе бар. Тик барыбер, сирәк кенә булса да, җиңә башларга вакыт.
«Салават Юлаев»ның баш тренер вакансиясе тиздән ачык булыр, мөгаен - В.Сафин җитәкләгән команда бүген элеккеге кебек көчле һәм көндәшләр өчен хәтәр түгел. Радулов, Козлов кебек оста уенчыларның китүе дә составны сизелерлек көчсезләндерде, башка лидерлар үз уенын әлегә таба алмый. Крикуновтан аермалы буларак, Сафин командада беренче ел гына түгел, уенчылар белән таныш, әмма нәтиҗә күренми.
КХЛда яңа гына чыгыш ясый башлаган «Донбасс»ның өлкән тренеры Ю.Шуплер өчен быелгы сезон да уңышлы башланмады (былтыр сезон барышында аның ЦСКАдан китүен сорадылар). Әмма «Донбасс»тан китү ихтималы зур түгел - команда яңа, лигада беренче генә ел. Хоккей - команда уены, шунлыктан Шуплерга бөтен уенчыларны катнаштырырга кирәк, 1,5 звено белән генә уйнап уңышка ирешеп булмаганы көн кебек ачык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading