16+

"Ялган бәяләмә “Динамо” җәмгыятенә тап төшерәчәк"

Татарстан башкаласында 15-21 июньнәрдә “Динамо спорт уеннары” була. “Динамо” җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышлана әлеге чара.

"Ялган бәяләмә “Динамо” җәмгыятенә тап төшерәчәк"

Татарстан башкаласында 15-21 июньнәрдә “Динамо спорт уеннары” була. “Динамо” җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышлана әлеге чара.

Спортчылар “старт”ка ашкына

 — Россиянең 70 төбәгеннән, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Беларусь Республикаларыннан 2 меңнән артык спортчы килә. Бәйге спортның 13 төреннән үткәрелә. Призлы урыннарны яулаган командаларга Кубоклар тапшырыла. Шәхси беренчелектә җиңүгә ирешкән спортчыларга акчалата бүләкләүләр каралмаган. Ләкин, спортчылар барыбер дә Казанга ашкынып килергә җыеналар. Бу тарихи вакыйга, чөнки Казан тәүге “Динамо спорт уеннары”н кабул итә һәм ул Олимпия уеннарына аваздаш булачак, - диде Татарстанның “Динамо” җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

 Уеннарның талисманы - Ак барс

 — “Динамо” җәмгыятендә уртак фикер белән уеннарның талисманы итеп Ак барс сайлап алынды. Аның исеме -Динамус, ә нәни җәнлекнең муенына “Динамо” җәмгыятенең 100 еллыгы медале тагылган. Ул “динамо” һәм татарча “намус” дигән сүзләрдән тудырылды. Динамус “Динамо” җәмгыятендә спортның чиста һәм намуслы булуын күрсәтә, - диде Салават Гайсин.

 “Динамо”чылар сатылмый

Тренер Ольга Павлова үзенең чыгышында Татарстанда спортка игътибар зур булуын, “Динамо” хәрәкәтен үстерүгә теләктәшлек күрсәтелүен әйтеп узды.
 — Россия спортына һөҗүм бара. Россия һәм Белоруссия спортчыларын юкка чыгарырга телиләр. Халыкара уеннарда катнашыр өчен безнең спортчылар “Динамо” җәмгыятеннән баш тартырга тиеш. “Динамо”чылар сатылмый. Казанда узачак “Динамо спорт уеннары”н мин халыкара дәрәҗәдәге чара, дип бәялим, - диде Ольга Павлова.

Бер кемне дә яклау юк

Уен хөкемдарлары Наил Җаббаров белән Сергей Рожков алдан ук искәрткәнчә, “Динамо спорт уеннары”нда кемне дә булса яклауга юл куелмаячак. Кем көчле, кем әзерлекле - шул җиңүче. БДБ дәүләтләре җыелма командалары составында хөкемдарлар да килә, алар спортчыларның чыгышларын бәяләүдә катнашачак. 

— Хөкем дөреслеккә нигезләнеләчәк. Ялган бәяләмә “Динамо” җәмгыятенә тап төшерәчәк, без спортның чисталыгы яклы, - диделәр Наил Җаббаров белән Сергей Рожков. 

 — Чыгышлар күрсәткечләренә карап, спортчыларга категорияләр дә билгеләнә. Шунлыктан, һәрьяктан җаваплылык күрсәтелә, - дип өстәде Ольга Павлова.
 Спортчылар Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт үзәгендә, “Динамо” спортның пляж төрләре үзәгендә, Аккош күлендәге “Динамо” чаңгы базасында, “Ак Барс” көрәш сараенда, “Акчарлак” бассейнында көч сынаша. Уеннарны карарга керү бушлай.

“Россия куәте”

“Бердәм Россия” партиясе башлангычында муниципаль берәмлекләрдә, предприятиеләрдә төрле спорт чаралары быел “Россия куәте” шигарендә уза. Казанда Черек күл паркында “Динамо” җәмгыяте 12 июньдә Россия көненә багышлап, спорт бәйрәме оештыра. Төрле дистанцияләргә йөгерүдә катнашырга була. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Рәисе шәхсән үзе тапшырыр дип ниятләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading