16+

Ярмәк батыры Салават

Эчкерсезлеге һәм күңел киңлеге аның йөзендә, үзенә генә хас булган “Гагарин елмаюында” ачык күренә иде. Бер зур ярышта җиңгән өчен аны кыйммәтле “Ниссан” машинасы белән бүләклиләр. Ул аны дүрт “Жигули”га алыштыра һәм үзенең командасындагы көрәштәшләренә бүләк итә. 

Салават Йосыпов – 500 көрәшче тәрбияләгән остаз, күп мәртәбә Рәсәй һәм Татарстан чемпионы булып танылган атаклы көрәшче. Аңа Рәсәйнең атказанган спорт остасы һәм атказанган тренеры дигән мактаулы исемнәр бирелгән. Кырык елга якын гомерен татар көрәшен үстерүгә һәм аны пропагандалауга багышлады. 

Аңа быел 70 яшь тулды. Аның тормыш тарихы эчтәлекле һәм бай. Армия хезмәтенә киткәнче гади авыл тормышында, авыл табигате кочагында шаян, хәрәкәтчән һәм гади бер авыл малае булып үсте. Гаҗәп, аның елаганы, үпкәләгән чаклары беркайчан да күренмәде. Олырак малайлар никадәр тырышсалар да, аны елата алмыйлар иде. 

Аңардагы лидерлык сыйфатлары балачактан ачык күренде. Куркусыз, тәвәккәл булганга, кечкенәдән Юкәле Таудагы трамплиннан чаңгыда сикерә башлады һәм тора-бара иң оста спортчыга әверелде. Ул һавадан 25 метрга якын араны очып узганда, һәр елда үткәрелеп килгән спорт бәйрәмнәренә җыелган халык: “Харап була бит бу бала!” – дип, куркудан күзләрен йомалар иде.

Яз көннәрендә, тау битләре аз гына кардан ачылуга, бишмәтләрне, итекләрне салып, яланаяк чабыша, мышный-мышный көрәшә идек. Салаватның көрәшкә мәхәббәте менә шул заманда башлангандыр.

Эчкерсезлеге һәм күңел киңлеге аның йөзендә, үзенә генә хас булган “Гагарин елмаюында” ачык күренә иде. Бер зур ярышта җиңгән өчен аны кыйммәтле “Ниссан” машинасы белән бүләклиләр. Ул аны дүрт “Жигули”га алыштыра һәм үзенең командасындагы көрәштәшләренә бүләк итә. 

Салаватның үз авылы белән тыгыз элемтәдә булып, андагы проблемаларны хәл итүдә һәрвакытта ярдәм итеп торуы да – гаҗәеп күренеш. Шуңа да аның исемен Ярмәк халкы тик мактау сүзләре белән генә телгә ала. Авылга газ кертү өчен торбаларның, авыл зиратын тоту өчен тимер баганаларның барысын да диярлек ул биргән. Мәчет төзүдә, Сабан туйларын оештыруда аның күрсәткән ярдәме дә күпләргә үрнәк булып тора. 

Салават Йосыповның көрәш батыры булуы нәселдән килә. Аның әтисе Ибраһим ага да үз гомеренә Сабан туйларында көрәште.

Иске Ярмәк авылының бай тарихы турында тиңе булмаган нәфис, затлы һәм тирән эчтәлекле китап басылды. Төп чыгымнары Салават һәм аның тәрбияләнүчеләре – танылган спорт осталары ярдәмендә капланды. Әлбәттә, Салават Йосыповның ярдәме булмаса, ул басыла да алмас иде. Бу китапның дөньяга чыгуы – аның изгелекләренә тагын бер илаһи һәйкәл, дип әйтергә була.

Без, Салаватның авылдашлары, аның белән горурланабыз. Бу кешенең тормыш юлы, кылган игелекләре — хәзерге дәвер кешеләре өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә матур үрнәк.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ,
«Самар татарлары» журналы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading