16+

Әйдәгез узышабыз!

Һава торышы салкын тору сәбәпле, Казанда «Россия чаңгы юл­лары - 2017» спорт чара­сы 18 февральгә күчерелде.

Әйдәгез узышабыз!

Һава торышы салкын тору сәбәпле, Казанда «Россия чаңгы юл­лары - 2017» спорт чара­сы 18 февральгә күчерелде.

«Россия чаңгы юллары» чаңгыда массакүләм узышлар, гадәттә, 11 февральдә оештырыла. Ул илебезнең 72 шәһәрен колачлый. Россия күләмендә узган ел массакүләм чаңгы узышларында 1,5 миллион кеше катнашкан. Шуларның 99 процентының чаңгы спортына гомумән дә мөнәсәбәте юк икән. Болар: чаңгыда шуарга яки актив ял яратучы балалар, укучылар, студентлар, өлкәннәр һәм VIP-затлар.
«Россия чаңгы юллары» массакүләм узышлары инде 35нче мәртәбә үткәрелә. Республикада узган ел, «Россия чаңгы юллары» спорт чарасына теләктәшлек йөзеннән, «Татарстан чаңгы узышлары»нда 170 мең кеше катнашкан. Казанда - 21 мең, Чаллыда 20 мең кеше чаңгыга баскан.
- Казан сан һәм сыйфат ягыннан илнең спорт башкаласы булуын раслап тора. Якташларыбыз соңгы вакыттагы халыкара спорт бәйгеләрендә 29 призлы урынны яулады. Казанлыларның 40 проценты физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнә, бу чик түгел. Ишегалды спортын үстерергә, талантлыларны шуннан сайлап алырга кирәк, - диде мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә һәм казанлыларны массакүләм чаңгы узышларында актив катнашырга чакырды.
Казан шәһәре башкарма комитеты хәбәр итүенчә, 18 февральдә массакүләм чаңгы узышлары өч урында була. Болар: Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы, Горки-Әмәт урман паркы, Яңа Савин районында Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы яры.
Узышларда катнашыр­га теләүчеләр башлык һәм старт номеры алырга тиеш. Моның өчен мандат ­комиссиясенә шәхесне раслый торган документ, табибтан рөхсәт белешмәсе яки сәламәтлегеңә шәхси җаваплылык алу турындагы язу тапшыру зарур. Мандат комиссиясе «Хезмәт резервлары» (Николай Ершов урамы, 7а) стадионында урнашкан. Ул 11 февральне дә кертеп, 13.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.
Белешмәләр өчен телефоннар:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы (843) 519-34-45, 519-34-58;
Совет районы (843) 272-31-73, 272-06-42, 272-01-05;
Вахитов һәм Идел буе районы (843) 277-10-72;
Киров һәм Мәскәү районы (843) 557-76-45;
«Хезмәт резервлары» стадионы (843) 236-31-63;
Физкультура һәм спорт комитеты (843) 236-20-39.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading