16+

Йөзәргә өйрәнмичә суга керергә була яки Казан бассейннарына сәяхәт

Йөзәргә өйрәнергә узган елны Универсиадага кадәр үк ниятләгән идем. Тик ярышлар алдыннан бөтен бассейннар да диярлек ремонтка ябылдылар, кыйммәтле шәхси бассейнга барудан башка чара калмады. Анда тренер белән аерым дәресләр 700 сум торса да, бардым.

Йөзәргә өйрәнергә узган елны Универсиадага кадәр үк ниятләгән идем. Тик ярышлар алдыннан бөтен бассейннар да диярлек ремонтка ябылдылар, кыйммәтле шәхси бассейнга барудан башка чара калмады. Анда тренер белән аерым дәресләр 700 сум торса да, бардым.

Сайлану
...Бер булмаса, булмый икән инде ул. Ресепшенда миннән 1100 сум сорадылар. Болай да зур күзләрем шар булып ачылды.

- Тренер кисәтмәдемени, бүгеннән дәресләр 1100 тора...

Менә сиңа Универсиада! Халык уптым илаһи спорт комплексларына ябырылгач, бәяне дә «сикерткәннәр». Нәүмизләнеп, чыгып киттем, ә хыялым ишек артында кул болгап калды. Тренер алдан ук, чып-чынлап йөзә башлар өчен 12 дәрес шөгыльләнергә кирәк булачак, дип әйтеп куйган иде. Үзем тукталышка атлыйм, үзем исәплим: 12гә 1100не тапкырлагач, 13200 сум була бит. Күңел «җәрәхәтем» төзәлгән арада кыш та үтеп китте һәм кабат былтыргы кәсепкә тотындым. Эшкә якын дип, «Оргсинтез» бассейнына бардым. Анда тренер белән шөгыльләнү 750 сум тора, 7-15 кешелек группа белән йөреп өйрәнәсе булсаң, аена дүрт дәрес - 1500. Әмма анда инде син үзең теләгән вакытка килә алмыйсың, дәресләр билгеле бер көннәрдә һәм йә син эштә вакытта, яки бик соң башлана. Иртәнге 9дан 12гә, 14тән 17 сәгатькә кадәр монда спорт мәктәбенә йөрүчеләр шөгыльләнә. Бу вариант минем өчен кулай булып чыкмады.

Яңа ачылган спортның су төрләре сараена да сугылдым. Анда инструктор хезмәте өчен 800 сум түләргә кирәк. Төркем белән шөгыльләнеп тә була. Аена дүрт дәрес - 800, сигез - 1600, уникесе - 2400 сум. Ләкин инструктор белән дәресләр көздән генә башланасы булгач, анда да йөри алмадым. Бәяләре бик кыйммәттер дигән идем, артык тешләмиләр булып чыкты. Тик шунысы бар, җәмәгать транспортында йөрүчеләр өчен ул тукталыштан ерак урнашкан. Тукталышка кимендә 20 минут чыгарга кирәк. Ресепшенда әйтүләренчә, әлеге сорау белән шәһәр комитетына мөрәҗәгать иткәннәр, мәсьәләне хәл итүләрен көтәләр.

Үзем яши торган тукталыштагы «Гольфстрим» бассейны чагыштырмача кыйммәт санала. Тагын бер үзенчәлеге - «хәләл» бассейн саналганга, атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм айның беренче, өченче ял көннәрендә - ирләр, калган көннәрдә, айның икенче һәм дүртенче ял көннәрендә хатын-кызлар шөгыльләнә. Тагын берничә бассейнга кереп сораша торгач, ниһаять, эзләгәнемне таптым. Өйдән бик ерак та түгел - «Карсар» бассейны, бәясе дә тешләми. Инструктор белән шөгыльләнү 400 сум (мин йөри башлаганда 300 сум иде). Халык та күп йөрми монда. Бассейны артык зур түгел. Йөзәргә өйрәнүчеләр өчен мач килеп тора.

Хлорсыз булмый
Бассейннар зур-кечкенә булулары белән генә түгел, суның сыйфаты, ягъни мәсәлән чистарту системасы белән дә аерыла. Әлегә кадәр хлоркага альтернатив юк иде. Йөзәргә телисең икән - борын кычытканга да, күз кызарганга да, чәчтән идән юучы Клава түтәйнең швабрасыннан аңкып торган хлор исе килгәнгә дә түзәргә кала. Казанда бассейннарның минераль су белән тутырыла торганнары да бар. Әйтүләренчә, анда үзеңне диңгездә йөзгән кебек хис итәсең. «Акчарлак» бассейны исә ультрашәмәхә лампалар белән чистартыла. Спортның су төрләре сарае бассейнын чистартканда озонлаштыру кулланыла. Ресепшенда утыручы кызларның сүзләренә караганда, сулары эчә торган су белән бер. Ләкин атап үтелгән бассейннарда хлор бөтенләй кулланылмый икән дип уйларга кирәкми, аз гына күләмдә булса да, гипохлорит кушыла. Бассейндагы суның чисталыгын анализлар алмыйча белеп булмаса да, бассейнның кафеленә игътибар итегез. Ул «чәчәк атса», ягъни яшел төскә кергән булса, шикләнергә урын бар. Берочтан юыну, киенү бүлмәләре чистамы-юкмы икәнен дә тикшереп чыгыгыз шунда. Ни өчен дигәндә, идәннәре гел сөртелеп тормаганга, ялгыш таеп егылып аякларын сындыручылар да байтак бассейннарда.

Белешмә кәгазең бармы?
Бассейннарның табиб биргән белешмә сорала торганнарын сайларгадыр, алар ышанычлырак дигәнемә, бер танышым көлде генә. Ничә кешене беләм, бөтенесенең дә справкасы сатып алынган дигәч, интернет аша мин дә бассейн өчен белешмә кәгазен сатучыларны эзләдем. Бер номерга шалтыраттым. Ярты елга 1800 сум тора икән. Нишләп шулай кыйммәт дигәч, табибларга барып чиратта утырып, ике көнегез үтә, ә без сезгә аны өегезгә үк китереп бирәбез, диделәр. Бервакыт телевизордан «2003 елга кадәр бассейннардагы суда инфекция бармы-юкмы икәнлеген дәүләт акчасына тикшергәннәр. Ә хәзер ул бассейннарның үзләренә калдырылган. Бу эшкә акча сарыф итмәс өчен, бассейн җитәкчелеге халыктан белешмә кәгазен таләп итә» дип сөйләделәр. Шуңа да барган бер бассейнда мин шул хакта сораштым.

«Оргсинтез» бассейнында белешмә кәгазе терапевттан гына түгел, дерматовенерологтан да кирәк. Спортның су төрләре сараенда олылар өчен терапевттан гына, кечкенә балалар өчен шулай ук анализлар бирелүе турындагы кәгазь таләп ителә. «Триумф»та терапевт язган белешмәне генә сорыйлар. «Сәламәтлек» комбинатында, «Гольфстрим», «Alter Ego», «Планета фитнес» бассейннарында таләп ителми ул. Роспотребнадзорга шалтыратып белешкәннән соң, бассейнга йөрү өчен белешмә китерү мәҗбүри түгеллеген белдек. Кайбер бассейннарда белешмә кирәкме соң дип сорагач, миңа, әлбәттә, ничек инде шуны да белмисең, дигән кебек гаҗәпләнеп карадылар. Менә шунда син үзеңнең дөреслегеңне исбатлап кара инде.

Әйтергә онытып торам, бассейнга үзең белән махсус башлык белән күзлекләр алып бармыйча булмый. Күзлексез генә төшеп караган идем су астына, хлор күзне шулкадәр әчеттерә, аны хәтта ачып та булмый. Күзлек дигәннән, кибеттә аны башта үземә генә сайларга туры килде. Менә монысы күземне кысып та тормый дип, уңайлысын сайлап алдым. Касса янында басып торучы кыз киеп-карап алдыгызмы дип сораштыра башлагач, дөрес алынмаганы ачыкланды. Бактың исә аны болай сайларга кирәк икән: күзлекне күзләреңә куясың да (резинкасын башыңа кимисең, әлбәттә) учларың белән ныклап кысасың һәм кулыңны ычкындырасың, берничә секундка гына булса да эләгеп торса, күзлек сезгә туры килә дигән сүз. Өйгә кайткач инде резинкасын көйлисең. Шапканың арзанлысына тукталсагыз да була. Латекстан ясалганы кыйммәтрәк йөри, әмма гади йөзүчеләргә аның өчен артык акча түләп торырга кирәкми, дип аңлатты сатучы кыз.

Бәяләр

«Оргсинтез» (Ямашев проспекты, 7)

Бер тапкыр йөзү - 350 сум

Бер айга чикләүсез йөрү - 3000

Аена 4 дәрес - 1200

Аена 8 дәрес - 2000

Аена 12 дәрес - 2400

Бер сезон буена чикләүсез йөзү - 19500


Спортның су төрләре сарае (Сибгат Хәким урамы, 62)

Бәяләр атнаның кайсы көненә һәм сәгатенә карап йөрүдән тора.

Бер тапкыр йөзү - 250/300 сум

Аена 4 дәрес - 640 (эш көннәре, сәгать 17.15кә кадәр)/1000 (эш көннәре, сәгать 17.15тән 21.00гә кадәр+ял көннәре)

Аена 8 дәрес - 1050/1600

Аена 12 дәрес - 1200/2000

Бер ай чикләүсез йөзү - 2000, бер кварталга абонемент - 7000


«Акчарлак» (Кол Гали урамы, 13а)

Бер тапкыр йөзү - 200/250 сум (сәгать ничәдә шөгыльләнүеңә карап)

Аена 4 дәрес - 380/950

Аена 8 дәрес - 720/1440

Аена 12 дәрес - 1060/2650


«Гольфстрим» (2 нче Азино, 1 г)

Бер тапкыр йөзү - 700/900

Аена 8 дәрес - 3200 (7.00дән 17.00гә кадәр)

Кичке сәгатьтә йөзү өчен бассейн+фитнес абонементын алырга кирәк. 8 дәрес - 5500 сум.

6 айга - 18000/22000 (бүләккә бер айга абонемент)

1 елга - 25000/30000 (бүләккә ике айга абонемент)


«Сәламәтлек» комбинаты (Уң Болак урамы, 51/1)

Бер тапкыр йөзү - 250

Аена 4 дәрес - 900

Аена 8 дәрес - 1600

Аена 12 дәрес - 2100

Бер айга чикләүсез йөзү - 2800


«Ак барс» (Декабристлар урамы, 1)

Бер тапкыр йөзү - 250

Аена 4 дәрес - 900

Аена 8 дәрес - 1500

Аена 12 дәрес - 2200

Кварталга атнасына 1 тапкыр - 2100-2400

Атнасына 2 тапкыр - 3900

Атнасына 3 тапкыр - 5400

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading