16+

ЗАРИПОВ «Ак Барс»ны югары баскычка менгерде

Узган якшәмбедә «Ак Барс» «Атлант»ны 3:2 исәбенә җиңеп, Көнчыгыш конференциясенең югары баскычына менде. Аның исәбендә 63 очко. Быелгы сезонны бик үк уңышлы башламаган «Атлант» соңгы өч уенда рәттән җиңеп, плей-оффка эләгү өчен көрәшәчәген белдергән иде. Әмма Казан командасын туктату мондый амбицияле команданың хәленнән килмәде.

Бу уенда хуҗалар командасының каһарманы Николай Жердев булса, кунаклардан, һичшиксез, Данис Зарипов иде. Данисның соңгы вакытта бер уеннан да очкосыз киткәне юк, бүгенге көндә аның исәбендә 14 алка һәм
ул Казан командасының снайперы санала. «Атлант» белән очрашу вакытында беренче периодта алда телгә алынган Жердев исәпне ачса, икенче периодта Зарипов исәпне тигезләү бәхетенә иреште.
Хуҗаларның еш кына кагыйдәне бозуы да үз эшен эшләде - казанлылар бер уенчыга күбрәк уйнаганда ике алка кертә алды: Никулин белән Иммонен исәпне 3:1 ясады. Өченче периодта «Атлант» исәп аермасын кыскартуга иреште - 51нче минутта Энгквист Барулин капкасына икенче алканы юллады. Жердевның да берничә җайлы мизгеле булды, әмма Барулин бу уенда үзенең осталыгын күрсәтеп, элеккеге командадашларына исәпне тигезләү мөмкинлеген калдырмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading