16+

"Үзебезнең лидер иде", яки "Грегор" Теләчедән киткән

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, татар көрәшендә соңгы елларда 70 килограммга кадәрге авырлыкта республиканың һәм илнең иң көчле көрәшчесенә әйләнгән Динар Кәримуллин Лаеш районы өчен көрәшә башлаячак.

"Үзебезнең лидер иде", яки "Грегор" Теләчедән киткән

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, татар көрәшендә соңгы елларда 70 килограммга кадәрге авырлыкта республиканың һәм илнең иң көчле көрәшчесенә әйләнгән Динар Кәримуллин Лаеш районы өчен көрәшә башлаячак.

– Лидерларга башка командаларның кызыгуы гадәти күренеш инде ул.  Әмма Динар үзебезнең лидер иде. Үз төбәгеңнән үсеп чыккан көрәшчеләр китеп барганда күңелгә рәхәт түгел, – дип сөйләде “ШК” хәбәрчесенә районның спорт бүлеге җитәкчесе, үзе дә күп еллар Теләче данын яклап бил алышкан Зөлфәт Ибраһимов. – Динар Теләче районында туып-үсте, көрәшкә беренче адымнарын туып-үскән авыл мәктәбендә ясады, кеченәдән район данын яклап, үсмерләр һәм яшьләр арасында республикакүләм ярышларда җиңү яулады.

Район вәкиле сүзләренчә, Динар Кәримуллинның Теләчедә эше дә булган. Бу очракта артык аптырарга кирәкмидер: бүген Лаеш районын Теләчедә эшләп киткән Илдус Зарипов җитәкли. Район Советы аппаратын көрәш дөньясына мәгълүм шәхес Азат Нурмөхәммәтов җитәкли. Ә Динар Кәримуллин – Азатның авылдашы.

Шулай итеп, үзе дә читтән көрәшчеләр җәлеп итү белән мавыккан Теләчедән соңгы берничә елда үзендә туып-үскән ике лидер көрәшче китә. Раил Нургалиев Биектауга киткәндә җитәкчелек үзара сөйләшкән булса, бу очракта түрәләр арасында андый сөйләшү-килешүләр дә булмаган, дип сөйлиләр. Теләче Раил Нургалиевка каршы торырлык көрәшче әзерли алды анысы. Ә менә Динарны ега алырлыклар табылырмы? Вакыт күрсәтер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading