16+

«Үзем өчен ничек уңайлы – шулай уйнарга тырышам»

Сезон аралыгында беренче драфт номеры белән сайланган Наил ЯКУПОВның НХЛда чыгыш ясавына ике айдан артык вакыт үтте. Әлегә ул нәтиҗәләре белән әллә ни шаккатырмый. «Эдмонтон» командасында уйнаучы якташыбыз, моңа борчылырга кирәкми, мин үз алдыма куелган бурычларны чишә барам, ди. Ул бу хакта «Спорт-Экспресс» басмасына биргән әңгәмәсендә җиткергән иде. Интервьюның кызыклы...

«Үзем өчен ничек уңайлы – шулай уйнарга тырышам»

Сезон аралыгында беренче драфт номеры белән сайланган Наил ЯКУПОВның НХЛда чыгыш ясавына ике айдан артык вакыт үтте. Әлегә ул нәтиҗәләре белән әллә ни шаккатырмый. «Эдмонтон» командасында уйнаучы якташыбыз, моңа борчылырга кирәкми, мин үз алдыма куелган бурычларны чишә барам, ди. Ул бу хакта «Спорт-Экспресс» басмасына биргән әңгәмәсендә җиткергән иде. Интервьюның кызыклы...

- Яшь уенчылар амбицияле була. Драфтта беренче номер белән сайлансагыз да, әлегә туплаган балларыгыз буенча НХЛның яңа уенчылары арасында беренчелектә түгелсез. Бу Сезне борчымыймы?
- Лигада кемнәр беләндер чагыштыруга минем алай исем китми, кызык та түгел. Иң мөһиме - үз алдыңа куелган бурычларны чишү, ә мин әлегә аларны хәл итәм дип саныйм.
- Гагарин Кубогы ярышларын күзәтеп барырга вакытыгыз каламы, туган клубыгыз «Нефтехимик»ның беренче раундтан ук төшеп калуын ничек бәялисез?
- Түбән Камада бүген яхшы коллектив тупланган. Аларның ярыштан төшеп калуы миңа бик кыен булды.
- Сез моңа кадәр Канада лигасында да уйнадыгыз, КХЛда уйнау тәҗрибәгез дә бар, инде хәзер НХЛда уйныйсыз. Лигалар арасындагы төп аерманы нәрсәдә күрәсез?
- НХЛда хоккей өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган - уйна гына. Океан артында хоккейның үзе дә нык аерыла. Мәйданчыклар кечкенә, ә уенчыларның барысы да физик яктан бик көчле. Әгәр физик яктан алай ук чыдам түгелсең икән, син уйный алмыйсың, шунда ук көчле уенчылар басымына эләгәсең. Барысы да чаба, алканы бирмәскә тырыша, бәрелеп уза. Ә КХЛда боз мәйданчыклары иркен булганга, уйнарга гына түгел, бозда шуу, комбинацияләр өчен дә мөмкинлекләр зуррак. Көч куллану алымнары да алай ук зур түгел.
- «Чикаго» белән матчта хоккей комментаторларының берсе Сезне көч алымыннан баш тартуда гаепләгән иде.
- Экспертларның төп эше дә хөкем чыгару бит инде. Аларның үзләренә, чыгыгыз да уйнап күрсәтегез, дип әйтәсе килә кайчак. Каршыңа 100 килограммлы хоккейчының чабып килүен күрә торып, аңа башың белән барып бәрелү җүләрлек булыр иде. Ходай күрсәтмәсен, сөякләреңне дә җыя алмассың! Мондый көч алымнарыннан куркам дип тә әйтә алмыйм, мин бары андый алымнардан читкә тайпылырга тырышам.
- Мондый ударларны кабул итәр өчен, үзегезне әле физик яктан җитәрлек әзерлектә түгел дип саныйсызмы?
- Үземне тиешле физик әзерлектә дип исәплим. Эш анда түгел, әгәр башың азмы-күпме эшли икән, син һәрвакыт ударны кабул итәргә тиеш түгелсең. Кыска гына итеп әйткәндә, үзем өчен ничек уңайлы - шулай уйнарга тырышам.
- Канада хоккей мәктәбен узу НХЛга тизрәк җайлашырга ярдәм итәме?
- Һичшиксез. Россиядә хоккейчыларны әзерләгәндә төп басым йөгерүгә ясала. Ә биредә мускул массасына, көчкә өстенлек бирелә. Шулай да мөмкинлек булганда, йөгерүне дә ташламыйм.
- «Эдмонтон» бу сезонны уңышлы тәмамлый аламы?
- Әлегә бу хакта уйланганым юк. Хәзергә бурыч - һәр уенда очко туплап, плей-офф зонасына эләгү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading