16+

Зөлфәт Гәрәев: «Спортка беренче адымнарны ясаганда җәрәхәтләр турында уйламыйсың»

6-13 февраль көннәрендә Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында авыр атлетика буенча Россия Кубогы ярышлары уза. Бу турнир быел илнең иң көчле атлетлары өчен беренче зур чара. Биредә Россиянең 40 төбәгеннән 300гә якын спортчы катнаша.

Зөлфәт Гәрәев: «Спортка беренче адымнарны ясаганда җәрәхәтләр турында уйламыйсың»

6-13 февраль көннәрендә Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында авыр атлетика буенча Россия Кубогы ярышлары уза. Бу турнир быел илнең иң көчле атлетлары өчен беренче зур чара. Биредә Россиянең 40 төбәгеннән 300гә якын спортчы катнаша.

Татарстан данын 11 спортчы яклаячак (җиде ир-ат, дүрт хатын-кыз). Исемлектә яшүс­мерләр арасында Европа беренчелеге җиңүчесе Надежда Лихачева, яшүсмерләр арасында үткән дөнья беренчелеге бронза призеры Зөлфәт Гәрәев тә бар.

- Минем әти - физкультура укытучысы. Алты яшьтән ул мине йөгерү буенча төрле ярышларга әзерләде. Соңыннан абый авыр атлетика белән шөгыльләнә башлады. Миңа да спортның бу төре ошады, үзем дә шөгыльләнә башладым. Спортка беренче адымнарны ясаганда җәрәхәтләр турында уйламыйсың. Аллага шөкер, әлегә җитди травмалар алган булмады, - дип сөйләде безгә үзенең спортка ничек килүе турында Зөлфәт Гәрәев.

Быел ул үзен беренче тапкыр ирләр категориятендә сынаячак. Максаты - ярышларда яхшы нәтиҗәгә ирешеп, халыкара класс­лы спортчы исемен алу. Ә инде 2024 елда ул Олимпия уеннарында катнашырга җыена.

Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында ­ Россия­нең авыр атлетика буенча Федерация президенты Владимир Салтыков, илнең авыр атлетика буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар Россия җыелмасы тренеры, олимпия чемпионы Николай Колесников һәм Павел Кузнецов та катнашачак. Шулай ук ярышлар барышында авыр атлетикага багышланган конференция була.
Николай Колесников ярышларда хатын-кызлар өчен күбрәк борчылганын, алар белән озак вакыт уртак тел таба алмавын искә төшерде.

- Мин бит башта ирләр белән эшләдем. Хатын-кызлар командасына килгәч, югалып калдым. Аларның бит холкы бүтән. Ирләр белән ирләрчә сөйләшеп була. Ә хатын-кызлар ара­сында берсенә күбрәк игътибар бирсәң, үпкәләш китә. Хәзер җаен таптык инде: ирләр дә, хатын-кызлар да бергә шөгыльләнә. командага бу тагын да көчле мотивация бирә, - ди ул.
Россия төбәк­ләреннән тыш, ярыш­ларга Казахстан белән Үзбәкстан спортчылары да киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading