Шәһри Казан

Зур спортның кечкенә өмете

Соңгы көннәрдә интернет битләрендә Казанда яшәүче өч яшьлек фигурист Риана Кадыйрованың видеоролигын карамаган кеше калмагандыр. Интернеттагы ролигы аңа популярлык китерде.

Бүген Риана Кадыйрованы «Беренче канал»да турыдан-туры эфирда күрсәтәчәкләр. Риана фигуралы шуу белән 1,5 яшьтән бирле шөгыльләнә. Өч кенә яшендә булса да, башкарган элементлары белән биш яшьлек «спортчылар»дан да уздыра. Бәләкәй фигурист бозда һәркөн сәгать ярым шөгыльләнә. Спорт карьерасында инде беренче медален дә алган. Үзебездә генә түгел, Италия, Эстония бозларын да сынап караган ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: