16+

Ана капиталы: акча арта...

Дәүләт Думасы депутатлары ана капиталына кагылышлы канун проектын икенче укылышта карый. Программага үзгәрешләр кертү Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң таләп ителде.

Ана капиталы: акча арта...

Дәүләт Думасы депутатлары ана капиталына кагылышлы канун проектын икенче укылышта карый. Программага үзгәрешләр кертү Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң таләп ителде.


Проект беренче укылышта каралды инде. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин Дәүләт Җыенында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов белән очрашу вакытында Президентның ана капиталы программасына кагылышлы йөкләмәләрен үтәүне тизләтү бурычы куелган. Шуңа да аерым канун әзерләмичә, булган закон проектына үзгәрешләр генә кертергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Ана капиталы күләме ничек үзгәрәчәк?
Әгәр дә 2020 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә беренче бала туган яисә уллыкка алынган икән, ул чагында ана капиталы программасы кысаларында, гаиләгә 466 617 мең сум акча бирелә. Шул ук гаиләдә икенче бала туа икән, бу сумма тагын 150 мең сумга артачак һәм ике балага бергә 616 617 сум тәшкил итәчәк.
Әгәр дә икенче яисә аннан соңгы балалар 2020 елдан соң туса, шулай ук бу гаиләгә 616 617 сум дәүләт ярдәме каралган. 2019 елның 31 декабренә кадәр туган икән, бу сумма 466 617 сум тәшкил итәчәк.
– 2020 елга кадәр ана капиталы алмаган гаиләләрдә икенче яисә аннан соңгы балалар туа икән, аларга 616 617 сум ярдәм биреләчәк. Әлеге сумма ел саен индексацияләнәчәк, – ди Андрей Исаев.

Сертификат бирү вакыты ничек үзгәрә?
Канундагы үзгәрешләр кабул ителгән очракта, ана капиталын алу сертификатларын биш эш көне эчендә бирергә тиеш булалар. Элек Пенсия фонды бу эшне 15 көн дәвамында эшли торган булган. Хәзер исә Пенсия фондына ниндидер мәсьәләләр ачыклык кертергә кирәк икән, шул очракта гына сертификат тапшыру 15 көнгә сузылырга мөмкин (элек бер ай булган).
Ана капиталын бирү хакында карар бер көн эчендә кабул ителәчәк. Моңа кадәр бу сорауны 5 тәүлек хәл иткәннәр.
Һәм Россия гражданнарының котын алган иң куркыныч нәрсә – документлар җыю хәзер җиңелләшә. Чөнки бу эш Пенсия фондына тапшырыла. Ана капиталын бирү хакындагы мәгълүматлар Бердәм дәүләт порталындагы шәхси кабинетта урнаштырыла. Мәгълүматны Пенсия фондыннан да алып була.

Акча алу вакыты кыскара
Ана капиталын файдалану хакындагы гаризаны моңа кадәр бер ай дәвамында карасалар, хәзер бу срок 10 көнгә кадәр кыскартылачак.
Пенсия фонды исә карар хакында капиталны алучыга, күп дигәндә, бер тәүлек эчендә хәбәр итәчәк.

Гөлназ Һадиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading