16+

Соустагы баклажан

Соус өчен 3 кг баклажан ки­рәк була.

Соустагы баклажан

Соус өчен 3 кг баклажан ки­рәк була.

Баклажанны эре ки­сәкләргә бүлеп, тоз сибеп, бераз дуршлагта тотам. Майланган табага тезеп, газ мичендә пешереп алам. Банкаларны стерильләштерәм, аннары банкаларга тутырам. Баклажаннан тыш, 2.5 кг помидор, 1 кг кызыл борыч, 1 баш сарымсак, 1 баш әче борыч кирәк. Аларның барысын да ит тарткычтан чыгарам, 1.5 бал кашыгы кара борыч, 50 гр үсемлек мае, 100 гр аш серкәсе, 200 гр шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз салып, 10 минут кайнатам һәм баклажанлы банкалар өстенә агызам. Капкач белән каплап, кәстрүлгә тезеп, банкалар күмелмәслек итеп су салып, 0.5 литрлы банкаларны 5 минут сүрән утта томалам тотам. Капкачларын ябып куям.
Соусы әле кала да. Мин калган өлешен кетчуп итеп ясыйм, баклажаннан кала тагы 0.5 литрлы банка белән 3 банка соус чыкты, шуна күрә соусны икегә бүлеп эшләсәгез дә була. Соусы аерым да бик тәмле.

Исмегөл Зәйнуллина, Саба, Иләбәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ясап карарга кирәк әле ?

    Мөһим

    loading