16+

Җәйге каникуллар: самокат һәм велосипедта йөргән балаларны җәрәхәтләнүдән ничек сакларга?

Ниһаять, көтеп алынган җәйге каникул – саф һавада күңелле уеннар уйнап, су буенда, паркларда һәм инде өйнең ишегалдында ял итә торган рәхәт чор җитте.

Җәйге каникуллар: самокат һәм велосипедта йөргән балаларны җәрәхәтләнүдән ничек сакларга?

Ниһаять, көтеп алынган җәйге каникул – саф һавада күңелле уеннар уйнап, су буенда, паркларда һәм инде өйнең ишегалдында ял итә торган рәхәт чор җитте.

Бу вакытта балалар күп очракта көне буе үзләре генә кала, чөнки әти-әниләре эшкә китә. Статистикага караганда, нәкъ җәйге айларда җәрәхәтләнүчеләр саны шактый арта.
Республика балалар клиник хастаханәсе табибы-балалар хирургы Павел Климашов балаларның «җәйге» җәрәхәтләре һәм аларның сәбәпләре турында сөйләде.

Балалар велосипед, электросамокат һәм самокатларда йөрергә ярата, ләкин болар аеруча куркыныч тудыра торган шөгыльләрдән санала. Әти-әниләр баланы велосипед, самокатта йөргәндә иминлек кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеге турында уйланмый диярлек. Бала бит бөтенесен дә белеп тумый, белемне ул беренче чиратта әти-әнисеннән ала, аларның үрнәгенә таяна.

Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә кечкенәдән өйрәтә башлау мөһим. 

Өлкәннәрнең төп бурычы – белемле җәяүле, ә аннан соң белемле «йөртүче» тәрбияләү. Балагыз велосипедта, самокатта йөргәндә үз гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куймаячагына инанырга кирәк. Үсә төшкәч беренче ярдәм күрсәтү нигезләре белән таныштырырга. Бала өй адресын, коткару хезмәте телефонын белергә, җәрәхәтләнгән, аяк-кулны сыдырган очракта канны ничек туктатып булуын (һ.б.) аңларга тиеш.

Балаларны хастаханәгә китергән җәрәхәтләрнең төп сәбәпләре куркынычсызлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле: машина юлыннан бару, ярамаган урында юл аркылы чыгу, саклык чараларын кимичә йөрү, тизлекне арттыру (бигрәк тә кеше күп булган урыннарда). Нәтиҗәдә, югары тизлектә барганда егылу, автомобиль белән бәрелешү яки җәяүлене бәрдерү куркынычы туа.

Еш кына җиңелчә бәрелгән-сыдырылган җәрәхәтләр очрый, ләкин канап торган зур яралар булу, сеңерләр тартылу, сөякләр каймыгу хирургик ярдәм таләп итәргә мөмкин. Бу әле «яхшы» дигәндә, ә иң начары: умыртка баганасының яки аяк-кулларның компрессион сынуы, баш сөяге-ми җәрәхәтләре, баш мие селкенү, баш миенә кан саву, һәм шулай ук күкрәк читлегендәге органнарның җәрәхәтләнүе (үпкәләр җәрәхәтләнү, күкрәк куышлыгында кан тулу, күкрәк куышлыгында һава җыелу, корсакта талак, бавыр, ашказаны асты бизе зарарлануга һәм кан савуга китергән ябык җәрәхәтләр).

Җәрәхәтләнү куркынычын киметү өчен түбәндәгеләрне онытмаска кирәк:
- юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә;
- шәхси саклану чараларын файдаланырга: шлем, тез калканы, култыкса;
- тротуар һәм кешеләр күп булган урыннарда велосипед, самокатта йөргәндә тизлекне арттырмаска;
- махсус юллардан гына йөрергә, машина юлыннан бармаска һәм аны аркылыга җәяүлеләр кичүеннән генә үтәргә. Иң мөһиме – велосипед яки самокаттан төшеп, юлны җәяүләп чыгарга кирәк! 
- хәрәкәт иткәндә колакчыннар файдаланмаска.

Әгәр балагыз җәрәхәтләнсә, аның нинди хәлдә булуына карап, травматологка яки хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аңы чуала, сулышы бозыла, көчле авырту кичерә һәм ярадан кан китә икән ашыгыч ярдәм чакыртырга. Берәр җире сынган дип шикләнгән очракта зыян күргән баланы үзегез күчермәгез, кулын яки аягын турайтырга тырышмагыз, бу вакытта балага ашарга-эчәргә бирмәү хәерле, чөнки чыннан да сөяге сынган булса, операция таләп ителәчәк.

Балаларыгызның җәйге каникуллары күңелле, хәвефсез үтсен.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading