16+

Табиблар да шундый ук кешеләр. Алар да авырый...

Коронавирус белән авыручылар саны көн саен артып барганда ашыгыч ярдәмнең тоткарлануына гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Тик авыр хәлдә калганда, медицина ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә нишләргә соң?

Табиблар да шундый ук кешеләр. Алар да авырый...

Коронавирус белән авыручылар саны көн саен артып барганда ашыгыч ярдәмнең тоткарлануына гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Тик авыр хәлдә калганда, медицина ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә нишләргә соң?

Өйгә табиб чакырту, ашыгыч ярдәм хезмәте белән бәйле сорауларга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рания Сабирова җавап бирде.

Соңгы вакытта ашыгыч медицина ярдәме хезмәте озак килә дип зарланалар. Моның сәбәпләре турында белгечләр белән сөйләштек

– Ашыгыч ярдәм хезмәте машиналарын бик озак көтәргә туры килә. Бу пандемия белән бәйлеме?
– Моңа пандемия дә сәбәпче. Элек ашыгыч медицина ярдәме станцияләре тәүлегенә 1200 чакыруга бара иде, хәзер мөрәҗәгатьләр 1500дән артып китте. Табиблар да шундый ук кешеләр. Алар да авырый. Аннары ашыгыч ярдәм хезмәте беренче чиратта кичектергесез ярдәм кирәк булган урынга бара. Бу инсульт, инфаркт очраклары, юл һәлакәтләре... Ә үпкә ялкынсыну, температура күтәрелү бу исемлеккә керми. Шуңа да тән температурасы аз гына күтәрелгән икән авыруларга иң башта өйгә табиб чакыртырга, мөмкинлеге булганнарга сырхауханәгә барырга киңәш итәбез. Пандемия белән бәйле рәвештә ашыгыч ярдәм хезмәте тиз генә җыенып чыгып китә алмый. Машинаны йогышсызландыру өчен вакыт сорала. Табиблар махсус саклану костюмын кияргә тиеш. Коронавируслы пациенттан анализ алырга кирәк. Әгәр авыр хәлдә икән хастаханәгә яткыралар, җиңелчә формада авырса кеше өйдә дәвалана. Казанда көн саен 80гә якын ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәт күрсәтә. Аларның бер өлеше педиатрлар икәнен дә онытмаска кирәк. Алар бары балалар белән бәйле чакыруларга гына бара.

– Өйгә кайсы очракта табибны, ә кайчан ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк?
– Тән температурасы күтәрелгәндә теркәлү урыны буенча участок терапевтын, йә педиатрны чакыртырга мөмкин. Моның өчен сырхауханә регистратурасына шалтыратырга кирәк. Исем-фамилиягезне, участок номерыгызны әйтеп, табибны чакырту сәбәбен аңлатканнан соң, сезнең гаризаны кабул итеп алалар. Кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгәндә, әйтик сулыш алу авырлашканда, кан киткәндә, артык югары температура булганда, кан басымы бик югары күтәрелгәндә, түзеп булмаслык баш авыртканда, көзән җыерганда, аңны югалтканда, эч авыртканда, йөрәк чәнчегәндә, бик каты бил сызлаганда авыртулар тиз генә басылмаса, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк.

– Авыл җирендә нишләргә? Фельдшерны төнлә чакыртып буламы?
– Авыл фельдшерының эш графигын район үзәк хастаханәсенең баш табибы билгели. Дөрес, тәҗрибә күрсәткәнчә, фельдшерның эш режимы нормага салынмаган. Еш кына аларга төнлә, таң белән, отпускта чагында да шалтыраталар. Авыл җирендә ашыгыч ярдәм хезмәтен фельдшер белән килештереп чакыртырга кирәк. Канун нигезендә авылда ашыгыч ярдәмне кеше үзе чакырта алмый дигән нәрсә юк анысы. Шулай да фельдшер аша эшләсәң яхшырак. Районда ашыгыч ярдәм машиналары гадәттә берничә генә була. Әгәр һәр кеше турыдан-туры ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырта башласа, алар беркая да өлгермәчәк. Кыскасы, беренче чиратта, авыру янына фельдшер бара, ул аңа беренче ярдәмне күрсәтә.

– Хәлең начарланып китсә ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче үзеңә хастаханәгә барырга ярыймы?
– Әлбәттә, сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә “ярый” дип өздереп әйтә алмый. Кеше нинди хәлдә бит? Кайсы вакыт өйдән чыгып китү авыру өчен хәлне катлауландырырга, гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин.

Инфографика: Ашыгыч ярдәм хезмәте
 Ничек чакыртырга?
Стационар телефон: 03
Мобиль телефон: 103
Яки 112 телефоны

 Ишетмәүче, сөйләшү белән проблемалары булганнар +7-987-297-41-36 номерына, чакыртуның сәбәбен аңлатып, смс хәбәр юллый ала.

Нәрсә дияргә?
Чакыртуның сәбәбен, авыруның исем-фамилиясен, яшен, адресын (урам исемен, йорт, фатир, подъезд номерын, хәбәрләшү өчен телефон номерын) төгәл әйтергә кирәк. Гадәттә, фельдшер ахырдан сез биргән мәгълүматны кабатлап чыга. «Сезнең чакыру кабул ителде», – дип, медицина хезмәте килгәнне көтәргә куша.

Ничә минутта килә?
Кичектергесез медицина ярдәме кинәт кенә йөрәк туктау, кеше күп җыелган урында кешенең хәле начарланып сулыш алып булмау, инфаркт, инсульт, юл һәлакәте вакытында 20 минут эчендә килә.
Ашыгыч ярдәм  кан басымы күтәрелгәндә, тән температурасы югары булганда һәм башка вакытта уртача 2 сәгать эчендә килә.


Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте аңлатуынча, хәл авыр булганда юлда очраган ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү авыруның хокукы. Әгәр медицина хезмәткәрләре бригадасы бу авыруга кичектергесез ярдәм кирәк икәнне күрә икән, алар әлбәттә, булышачак. Әйтик, кан китү булса, авыруның гомеренә куркыныч янаса. Бу очракта көтелмәгән чакыруны үз исемнәренә рәсмиләштереп, үзләре урынына өстәмә бригада җибәрергә кушачаклар. Әгәр инде авыруның хәле түзәрлек икән, көтәргә чама булганда ашыгыч ярдәм хезмәте якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүне, йә ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртуны киңәш итә ала.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X