16+

«Ампулалар һәм даруларны чыгарганчы ир-атның йөрәге туктаган...»

Һөнәри бәйрәмнәрендә медиклар ни өчен ятып кына торучы пациентлардан килгән шалтыратуларның иң катлаулысы булуын, пациентларның мәгълүматлары ничә ел саклануын һәм үзләренең чакыру исемнәре турында сөйләделәр.

«Ампулалар һәм даруларны чыгарганчы ир-атның йөрәге туктаган...»

Һөнәри бәйрәмнәрендә медиклар ни өчен ятып кына торучы пациентлардан килгән шалтыратуларның иң катлаулысы булуын, пациентларның мәгълүматлары ничә ел саклануын һәм үзләренең чакыру исемнәре турында сөйләделәр.

28 апрель көнне Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2020 елда Covid-19 пандемиясе фонында булдырылган, ул вакытта фельдшерлар бригадаларына йөкләнеш арткан. Хәзер Татарстанда медицина элеккеге тормышына кире кайта, әмма ашыгыч ярдәм хезмәте эшенең әһәмияте кимеми. Көн саен Казанда гына да алар уртача бер мең шәһәр кешесенә ярдәм күрсәтә, ә тәүлек эчендә бер бригада 15-16 чакыру үти. 

Өч «П» кагыйдәсе: смена алыштыру, биш минутлык җыелыш һәм тикшерү үтү
Казанның 1 нче ашыгыч ярдәм подстанциясендә эш көне иртәнге сәгать 7 дә смена алмашынудан башлана, кайвакыт хезмәткәрләр өчен биш минутлык җыелыш үткәрәләр. Сменага басканда, фельдшерлар журнал тутыралар, планшет алалар, сумка, ашыгыч ярдәм машинасының җиһазларын һәм салон торышын тикшерәләр. 

Иртәнге сәгатьләрдә чыгулар бик күп булмый, шалтыратулар кичке сәгатьләргә күп туры килә. Чакыруны бригадалар кушеткалар булган ял бүлмәләрендә, яки кухняда көтә ала. Шунысы мөһим, подстанция территориясендә тавыш көчәйткечләр бар алар ярдәмендә диспетчерлар чакыру турында мәгълүматны һәм аны үтәячәк бригада номерын әйтәләр. Шуңа күрә планшет кул астында булмаса да, фельдшерлар килгән гариза турында һәрвакыт беләләр. 

 1 нче номерлы подстанция Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарына хезмәт күрсәтә. Көн саен анда гына 14 бригада кизү тора, аларның барысының да үз чакыру номеры бар. Бу радио аша аралашу өчен кирәк. Мәсәлән, 11 нче бригадада интервью яздырылган көнне Алсу Сәлахова (ул инде 32 ел гомерләрне коткара) һәм Максим Ризаев (аның эш стажы 30 ел тәшкил итә) эшләде. 

«Ятып кына тора торган пациентлардан чакырулар килүе иң авыры»
Алсу белән Максимның беренче чакыруы шактый соң – сәгать 10 нар тирәсендә булды. Фельдшерлар тиз генә җыенып, машинага утырдылар. Ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүченең адресы планшетта күрсәтелә, шунда ук ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе дә языла. Моннан тыш, әгәр пациентның хроник авырулары булса, ул карточкада язылачак – планшетка шәһәр поликлиникалары мәгълүмат базасы белән бәйле программа урнаштырылган. 

Чакыру ашыгыч түгел, шуңа күрә сиренасыз бардылар, 9 минут эчендә барып җиттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе – тәҗрибәле, ул шәһәрне яхшы белә, шуңа күрә навигаторсыз барып җитә алды. Яңа йортларда яшәүчеләрдән шалтыратулар килгәндә кыенлыклар туа – кирәкле адресны табу авырлашырга мөмкин, дип сөйли фельдшерлар. 

Сумканы алып, табиблар фатирга юл алды, анда аларны өлкән яшьтәге ханым һәм аның кызы көтә иде, әнисенә ашыгыч ярдәмне ул чакырган. Хатын-кыз берничә ел элек параличланган булып чыкты – ул сөйләшә һәм үзе ашый алмый, хәле начарланган, шуңа күрә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткәннәр. Алсу һәм Максим пациентка кирәкле ярдәм күрсәтте: үпкәләрен тыңлады, электрокардиограмманы төшерде, кан басымын, сатурацияне һәм температураны үлчәде, киңәшләр биделәр. Параллель рәвештә фельдшерлар мәгълүматны планшетка кертә барды. Хастаханәгә салу кирәк булмады. 

 
«Ятып кына тора торган пациентлардан чакырулар иң авыры. Мондый очракларда кеше үзен нәрсә борчыганын әйтә алмый. Ләкин кайвакыт кешеләр ашыгыч ярдәмгә вак-төяк буенча да шалтыраталар – кечкенә генә яра, шырпы керү, мондый чыгуларга без күпкә ярдәмгә мохтаҗрак пациентларга бирә алырлык вакыт сарыф итәбез», - дип уртаклашты Алсу. 

Машинага әйләнеп килгәч, табиблар пациентның картасын планшет һәм кәгазьдә тутыруны дәвам итә. «Документларны җитәкчеләр тикшерә, ә аннары аларны архивка тапшыралар, анда алар 5 ел саклана. Кирәк булганда документларны соратып алып була ала», - дип сөйли Алсу. Бер чакыруны эшләп чыгу өчен, урынга килү вакытын исәпкә алып, уртача 45 минут вакыт китә, әмма авыр очраклар да була, аерым алганда, хастаханәгә салу. 

Бригаданың буш булуы турында рация аша хәбәр итәргә кирәк, ул машинада даими эшли, шуңа күрә салонда һәрвакыт тавышлар гөрелтесе ишетелә – диспетчерлар чакыруларны бригадаларга тараталар. «Ласточка 11» бушады», – дип Максим рация аша тапшыра. Шуннан соң бригада диспетчерның җавабын көтә, ул бригаданың кая барачагын хәбәр итә: чакыруга яки подстанциягә. 

Бер сменага бригадалар уртача 15-16 чакыру үти
Алсу һәм Максим бу юлы киткәннән соң ял итә алмады, диспетчер тагын бер чакыру тапшырды. Бригада университетка барды, яшь хезмәткәргә ярдәм кирәк булган. Әлеге урынга тиз генә барып җиттек, сумканы алып, табиблар ярдәмгә ашыкты. Берникадәр вакыттан соң бригада машинага кире килә һәм гадәти эшләр – документлар тутыру белән шөгыльләнә. Кызга хастаханәгә яту кирәкми – бераз кан басымы төшеп киткән – табиблар гадәти процедуралар үткәргән һәм пациентка дару биргән. Документлар тутырылганнан соң Максим диспетчерга бригада буш икәнен хәбәр итә, аларны подстанциягә җибәрәләр. 

 Мондый схема буенча бригада тәүлек буе эшли, уртача сменага ул 15-16 чакыру үти. Алар арасында табиблар ашарга, ял итәргә яки пациент картасын тутырырга мөмкин, әгәр моны эшләргә өлгермәсәләр. Әмма фельдшерларны икенче чакыруга шунда ук билгеләргә мөмкиннәр. 

Көн дәвамында табиблар дарулар һәм расход материаллары (ампулалар, шприцлар) саклана торган капчыкны карап торалар, кирәк булганда аны тутыралар. Моның өчен подстанциядә үзенчәлекле «заправка» – даруханә аналогы эшли. Расходниклар һәм препаратлар алганчы, табиблар документлар тутыралар. 

Смена ахырында бригада кабат сумканы, җиһазларны һәм салонны тикшерә, журналны тутыра, планшетны тапшыра һәм 2-3 көннән яңа сменага чыгар өчен ял итәргә китә. 

«Ампулалар һәм даруларны чыгарганчы ир-атның йөрәге туктаган»

Коронавирус пандемиясе елларында эшләү аеруча авыр булды, дип таный табиблар: шалтыратулар саны күп тапкыр арткан, ә кайвакыт алар үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган. Авырлыкларга карамастан, фельдшерлар эшләвен дәвам иткән. «Кешеләргә булышу – бу минем бурычым. Алар авыру белән күзгә-күз берүзе кала, һәм без булышмасак аларга кем ярдәм итәр? Туганнар да авырый ала, болару барысы да өстәлә», – дип билгеләп үтте Максим. «Авыр чакыру вакытында фельдшер эшенең никадәр авыр булуы турында уйлыйсың. Ләкин ял вакытында ул онытыла, барысы да үз урыннарына баса, һәм без алга таба да эшләвебезне дәвам итәбез», – дип өстәде Алсу.

Фельдшерларны кешеләрне коткару очраклары рухландыра. Алсу бер тарих сөйләде, ул көнне ул бригадада шулай ук Максим белән эшләгән: «Без йөрәк авыртуыннан зарланган ир-ат янына бардык. Электрокардиограмма төшердек, аның буенча инфаркт булганын ачыкладык. Ампулалар һәм даруларны чыгарганчы ир-атның йөрәге туктаган. Без аны реанимацияли башладык – дефибриллятор кулландык. Пациент аңына килде, без система куйдык. Ир-ат фатирда ялгызы гына иде, аны хастаханәгә озату өчен машинага алып барырга кирәк иде. Максим белән икебез генә булдыра алмадык, күршеләре дә өйдә түгел, шуңа күрә ярдәмгә бригада чакырдык. Карета килде һәм аның озатуында без пациентны хастаханәгә алып киттек». 

 Ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләргә дә авыр була. «Шәһәр ишегаллары автомобильләр белән тулган, миллиметрларны исәпләргә туры килә, кайвакыт шлагбаумнар да тора, аларны табибларга ачмыйлар», – дип билгеләп үтте шофер Динар Хәдипов. Соңгы елларда ашыгыч ярдәм машиналарын юлларда ешрак күрә һәм уздыра башладылар, дип өстәде ул. 

Фельдшерларга актив ял итү яки эшчәнлекләрен үзгәртү ярдәм итә. Мәсәлән, Алсу бакча белән шөгыльләнергә, ә кыш көне оныклары белән күбрәк вакыт үткәрергә ярата, Максим, киресенчә, буш вакытларында өстәмә эштә эшли, әмма ул медицина белән бәйле түгел. 

Исегезгә төшерәбез, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтендә 1,1 меңнән артык медик, шул исәптән 124 табиб эшли. ТР башкаласында 9 подстанция бар, аларның автопаркында 127 машина исәпләнә. Моннан тыш, Казанда 4 мотобригада дежур тора. Узган ел ашыгыч ярдәм хезмәте 413 меңнән артык чакыру башкарган. Шуларның 583ендә табиблар реанимация чаралары уздырган – шәһәр халкының гомерен саклап калган.

Казан мэриясе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading