16+

“Ашыгыч ярдәм” машинасының кайчан килеп җитәсен һәркем күзәтә алачак

Күпләр ашыгыч ярдәм хезмәте озак килә, дип зарлана иде. Тиздән машинаны  чакырткан кеше аны үзе үк күзәтеп тора алачак. Моның өчен махсус сайт булдырылган. Әлеге чыганакка дәүләт электрон хезмәтләре порталы аша да күчеп була.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, бүген проектка республиканың барлык районнары, 364 ашыгыч ярдәм бригадасы кушылган.

Әлеге проект Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бер атна дигәндә республиканың Сәламәтлек саклау һәм Мәгълүматлаштыру министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Киләчәктә машина чакырткан кешегә смс аша код киләчәк, ә медицина хезмәткәрләренең чакырган урынга чыгып  китүләре турында Лилия исемле робот хәбәр итеп торачак, ди. 

Бу система Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен яңалык түгел. Министрлыкның эчке эшчәнлегендә ул былтырдан бирле кулланыла. Фаҗигаләр, юл һәлакәтләре вакытында шул урынга иң якын машинаны билгеләү өчен файдаланылган ул.  Проект яңа ел башында өлешчә эшли башлар дип көтелә. Тиздән ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртучы кешегә машинаның кайда икәнен конкрет күрергә мөмкинлек биргән функция булдырылачак. Тора- бара системага кичектергесез медицина ярдәме күрсәткәндә кулланыла торган очкычлар да кушылачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading