16+

Авырмас өчен ике тапкыр ясатырга кирәк

Тиздән Татарстанга коронавирустан вакцина кайтарылачак.

Авырмас өчен ике тапкыр ясатырга кирәк

Тиздән Татарстанга коронавирустан вакцина кайтарылачак.

Гриппка каршы вакцинаны сала башладылар.Тиздән коронавирустан саклый торганы да республикага кайтып җитәчәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов әйтүенчә, әлеге вакцина «Гам-КОВИД-Вак» дип атала. Кемнәргә аны ясатырга  киңәш ителмәгәнен эпидемиолог әлегә әйтеп бирә алмады, башта вакцинаны күрергә, инструкциясе белән танышырга кирәк, диде.

Шунысы билгеле, вакцина күп төрле сынаулар узган, үзебездә җитештерелгән, авыруны йоктырмас өчен аны өч атна аралык белән ике тапкыр салырга кирәк.«Гам-КОВИД-Вак»бөтен кешегә дә ясалмаячак. Беренче чиратта аны кеше белән гел элемтәдә булган табибларга, укытучыларга, өлкән яшьтәгеләргә, кыскасы  авыру йоктыру куркынычы зур булган категория өчен кулланачаклар. Прививканы ясату һәр кешенең үз ихтыярында. Иң башта табиб кешенең сәламәтлеген тикшерәчәк.

Вакцинаны ясату бушлай
Сүз уңаеннан, пандемия аркасында башка төр вакциналарны ясату да тоткарланып торды. Хәзер хастаханәләр пациентларны кабат элеккеге режимда кабул итә башлагач, прививкалар системасы җайга салынды. Әле бер атна элек кенә Татарстан беренчеләрдән булып Пентаксим прививкасын куллана башлады. Ягъни балаларга илкүләм прививкалар календаренә кергән биш төрле вирустан вакцинаны берьюлы салачаклар.

Кечкенә сабый өчен бу бик мөһим. Элек АКДС( коклюш, столбняк, дифтерия), полиомиелит, гемофиль инфекциядән саклый торган прививкаларны бер укол белән бары җитлекмичә туган сабыйларга, авырлыгы бик аз булган балаларга гына ясаганнар. Хәзер исә, аны барысы өчен дә файдаланалар. Соңгы арада җил чәчәге белән авыручыларның артуы да күзәтелә. Кызганыч, әлегә бу прививканы балаларга бушлай ясату каралмаган. Дөрес, хәрби хезмәткә китүче егетләргә, әгәр ул  җил чәчәге белән авырмаган булса, прививка ясала. Киләчәктә, җил чәчәгенә каршы вакцинаны да илкүләм прививкалар календаренә кертеп, бушлай ясатуны хәл итү нияте бар, диде Дмитрий Лопушов.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading